Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 ноябрь 2021, 12:02

Тучыбай авылында милли ашларның серләрен кадерләп саклыйлар

Тучыбай авыл китапханәсендә китап сөючеләргә "Татар халык ашлары" ачык видеролигы һәм татар бәлеше әзерләү буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр.

Татар халкының гасырлар буе сакланып килгән аш-су сәнгате үзенең милли һәм мәдәни традицияләренә бай. Күп гасырлык тарих барышында үзенчәлекле милли кухня барлыкка килеп, безнең көннәргә кадәр үзенчәлекле сыйфатларын саклап калган. Аның үзенчәлеге халыкның социаль-икътисади, табигый яшәү шартлары, этник тарихы үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнгән.

Халык милли ашларның серләрен кадерләп саклый, аларны буыннан-буынга тапшыра килә.

Тучыбай авыл китапханәсендә китап сөючеләргә "Татар халык ашлары" ачык видеролигы һәм татар бәлеше әзерләү буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Китап сөючеләрдә бу видеоролик һәм мастер-класс зур кызыксыну уятты.

#ночьискусств #ночьискусств2021 #мывместе #мыедины #россияобъединяет
#Тучубаевскаябиблиотека

Тучыбай авылында милли ашларның серләрен кадерләп саклыйлар
Тучыбай авылында милли ашларның серләрен кадерләп саклыйлар
Автор:
Читайте нас: