Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
10 август 2023, 22:44

Чираттагы эшкуарлык сәгате “Тәмле”дә үтте

Эшкуарлык сәгате кысаларында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев яңа “Тәмле” кибетендә булды.

Чираттагы эшкуарлык сәгате “Тәмле”дә үтте
Чираттагы эшкуарлык сәгате “Тәмле”дә үтте

Булат Азат улы 2019нчы елдан икмәк-күмәч товарларын җитештерү буенча бизнес-проектны гамәлгә ашыра.

Эшкуарның продукциясен халык яратып ала. Сүз уңаеннан, продукциянең үз товар билгесе бар.

 Узган елның сентябрендә Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов рәислегендәге Эшкуарлык сәгате кысаларында Булат Азат улы үз продукциясенә товар билгесе алырга теләк белдерде. Рөстәм Афзалов эшкуарның инициативасын хуплады. Хәзер аның кулында “Бездә тәмле” дигән товар билгесе бар.

Чираттагы эшкуарлык сәгате “Тәмле”дә үтте
Чираттагы эшкуарлык сәгате “Тәмле”дә үтте
Чираттагы эшкуарлык сәгате “Тәмле”дә үтте
Чираттагы эшкуарлык сәгате “Тәмле”дә үтте
Автор:
Читайте нас: