Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
3 август 2023, 21:43

Чираттагы эшкуарлык сәгатендә

Шәхси эшкуар Тучыбай авылында ял итү урыны булдырырга планлаштыра.

Чираттагы эшкуарлык сәгатендә
Чираттагы эшкуарлык сәгатендә

Безнең районда актив ял итү өчен матур һәм уңайлы урыннар күп. Шуларның берсе - Тучыбай авылы янындагы калкулык.

Шушы авылдан чыккан бер кеше шунда туристик база булдырырга, ял итүне район халкы һәм кунаклар өчен уңайлы итәргә планлаштыра.

Шәхси эшкуар бу эшкә үз акчасының бер өлешен салган инде – җәйге йорт урнаштырган, ясалма сулык төзегән, җирне арендага алган. Шулай ук тагын да өйләр һәм мунча төзергә планлаштыра. Киләчәктә балык тоту урыны, чаңгы һәм тюбинг трассасын булдыру.

Чираттагы Эшкуарлык сәгатендә бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәм күрсәтүне сорый. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев проектны консультация белән тәэмин итүне оештырырга кушты.

Автор:
Читайте нас: