Авылга нур биреп торган мәчеткә халык йөреп намаз укуы, дини бәйрәмнәр үткәрелүе кадерле. Авыл мәчетендә Бәләгытдин Шәйхетдинов, Илшат Гаязов, Нариман Тухбатуллин имам-хатип вазифаларын башкарды. Бу эшкә Гали Сәрвәретдинов җәлеп ителде. Илекәй авылында туып-үсеп, Уфа шәһәрендә яшәгән Рәйсә Локманхәким кызы беркөнне Гали Карам улына мөрәҗәгать итә. Актив ханымның авылда мәчет нуры сүнмәсен өчен тырышуы, рухи һәм матди ярдәм белән үрелеп бара. Кече Ватан гомер буе читтә яшәгән илекәйлеләргә рухи көч-дәрман биреп тора. Ватанга карата мәхәббәт тә кече чактан тәрбияләнә. Ул тойгы гомер буе кешене озатып бара.
2019нчы елда Гали Карам улы "Ихлас" мәчете имам-хатибы булып эшли башлый.
—Егерме еллап утырган бинада түшәмнән су ага башлавы, ярыйсы гына чыгымнар таләп итә. Рәйсә Локманхәким кызы үзе, балалары, туганнары һәм битараф булмаганнар тырышлыгы белән бина түбәсе алыштырылды. Түбәне сүтеп, эшләүне Марат Xәйруллин бригадасы аткарып чыкты. Xәзер бина түбәсеннән су акмый. Былтыр исә түбәгә, баз эргәсенә туфрак салынып ныгытылды. Xалык ярдәме белән эшләнелде бу эш. Xәзер азан әйтү микрофон, усилитель ярдәмендә башкарыла. ( Аны Нурисламов хәстәрләде). Илекәйлеләрнең нинди саваплы эшләр башкаруларын билгеләп үтәсе килә. Кызганычка каршы, Рәйсә Локманхәким кызы хәзер мәрхүмә булды ,—дип мәчеттә башкарылган эшләрне барлап әйтте әңгәмәдәшем.
Xалык эш белән дингә үз мөнәсәбәтен дәлилли. Билгеле, мәчет халыкка рухи нур таратсын өчен дини кануннар үтәлергә тиеш.
Гали Карам улы мәчеттә авыл халкы белән бергә җомга намазларын укый. Җәмәгать намазлары хәерле, тик кешеләр актив кушылуын көтә ул. Ураза һәм Корбан гает намазларына килүчеләр саны артуы матур күренеш.
—Соңгы елларда авыл халкы Корбан гаетенә актив килүен сызык өстенә алыйк әле. Дини чарага яшьләр дә кушыла башлады, шунысы сөенечле. Ата-бабаларыбыздән мирас итеп бирелгән Ислам диненә яшьләр хөрмәт белән каравы өмет бирә. Киләчәктә шулай дәррәү кушылырлар дип ышанам. Дин кануннарын тирән белергә теләгән һәркемне Балтач мәчетенә укырга чакырам. Xалык дин белән яшәсен иде, моның өчен балаларны шулай тәрбияләргә кирәк. Һәр эштә әйдәүче булырга тиеш. Авыл старостасы Раил Кашаповның халыкны оештыруы билгеле. Зиратны чистарту, кәртәләү буенча өмәләргә актив авылдашлар җәлеп ителә. Илекәйлеләрнең тырышлыгы белән зиратта тәртип, чисталык булдырылды,—дип Гали Карам улы авыл халкының тырышлыгын билгеләп үтте.
"Ихлас" мәчете эше җанлансын. Яшьләргә яшәү өчен маяк кирәк. Кем аны нәрсәдә эзли, дөрес юлда булып, туры юлга илткән маякны табарга язсын. Ә диндә күңел тынычлыгын тапкан олылар яшьләргә үрнәк бирә.