Ураза бәйрәме – ислам диненең төп бәйрәмнәренең берсе.
Бер ай буена Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ураза тотканнан соң, мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Ураза бәйрәме җитте.
Бу елны ул 30нчы мартка туры килде. Мәчеткә иртән иртүк авыл халкы җыелды. Бәйрәм намазыннан соң, барысы да бер-берсен котлады, изге теләкләрен җиткерде.
Бу изге бәйрәм барысына да сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек алып килсен! Ураза бәйрәмендә гает намазы укыдылар. Бу чарада катнашучылар арасында балалар да күп булды. Дәү әниләренә, әти-әниләренә ияреп, мәчеткә килгән сабыйлар күңелләргә шатлык өстәде. Шулай ук күрше авылдан килүчеләр, читтән кайтучы авылдашлар да күп булды. Бердәмлек һәм туганлык хисләре һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.
Чара мул табын артында дәвам итте. Зур казанда пешерелгән пылау белән сыйланып, чәй эчү белән тәмамланды изге бәйрәм. Артып калган сый-хөрмәтне мәчеткә килә алмаганнарга тараттылар. Бу изге гамәл күршеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү, изгелек кылу кебек күркәм сыйфатларны чагылдыра.
Барлык якты теләкләребез тормышка ашсын, тоткан уразалар, биргән фитыр сәдакалары Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын. Бәйрәм мөбарәк булсын!