Барлык яңалыклар
Дин
6 ноябрь , 21:22

Йоклый алмаганда укыла торган дога

Йокысызлыктан интексәгез, тынычсызлык һәм ямансу биләп алса, шушы догаларны укырга кирәк.

Йоклый алмаганда укыла торган дога
Йоклый алмаганда укыла торган дога

Бервакыт Халид ибн Вәлид Пәйгамбәребезгә ﷺ (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) зарланган:

«Әй, Аллаһның Илчесе, мин төннәрен йокысызлыктан йоклый алмый интегәм».

(Аны тыңлагач,) Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

«Йокларга ятканда бу доганы укы:

اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَوَاتِ السَّبْعِ وَما أظَلَّتْ،
وَرَبَّ الأَرضينَ وَمَا أقَلَّتْ،
وَرَبَّ الشَّياطِينِ وَمَا أضَلَّتْ،
كُنْ لي جاراً مِنْ خَلْقِكَ كُلِّهِمْ جَمِيعاً أنْ يَفْرطَ عليّ أحَدٌ مِنْهُمْ أو أنْ يَبْغي عليَّ، عَزَّ جارُكَ، وَجَلَّ ثَناؤُكَ وَلا إِلهَ غَيْرُكَ، وَلا إِلهَ إِلاَّ أنْتَ

[Әллааһүммә Раббә-ссәмәүәәти үә мәәәә әзъалләт,
үә Раббә-л-әрдъыййнә үә мәәәә әкъалләт,
үә Раббә-шшәйәәтъыййни үә мәәәә әдъалләт,
күл-лий җәәрам-мин хъалькъыйкә күллиһим җәмиигъән әй-йәфратъа гъәләййә әхәдүм-минһүм әү әй-йәбегъыйй гъәләййә, гъәззә җәәрукә, үә җәллә ҫәнәә-үкә үә ләәәә иләәһә гъайрукә, үә ләәәә иләәһә илләәәә Әннтә]

«Аллаһым, җиде кат күкнең һәм аларның күләгәсенең Раббысы,
Җирләрнең һәм алар өсләрендә йөрткәннәрнең Раббысы,
Шайтаннарның һәм алар юлдан яздырганнарның Раббысы,
Синең мәхлукларыңның берсе дә миңа һөҗүм итмәсен һәм мине җәберләмәсен өчен миңа Яклаучы (Саклаучы) бул!
Син саклаганнар гына көчле, Сиңа бөек мактаулар [булсын]!
Синнән башка илаһ юк, Синнән башка гыйбадәт кылырлык илаһи Зат юк».

Әт-Тирмизи, №3523-нче хәдис.

Чыганак. 

Автор:
Читайте нас: