Исем кушу – яңа туган баланың тормышында бик тә мөһим һәм истәлекле вакыйга. Исламда исемгә зур игътибар бирелә.
Сүмрәт радыяллаһу ганһе хәбәр иткәнчә, Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Һәрбер сабый гакыйкәсе белән бәйләнештә була. Бала туганнан соң җиденче көнендә чәчен кыралар, исем кушалар, аның өчен гакыйкә корбаны чалалар», – дип әйткән (Имам Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
Әлеге хәдистән чыгып, балага 7нче көндә исем кушарга кирәк булуы аңлашыла.