Туган авыл – һәркем күңеленә иң якын, кадерле һәм изге урын. Туган ягын, авылын кадерләмәгән һәм хөрмәт итмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Ә авыл күрке – мәчет. Электән үк ата-бабаларыбыз “Мәчетле авыл – иманлы авыл”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Мәчет – халкыбызның дини тормышында бихисап роль башкарган гыйбадәт кылу урыны. Анда намазлар укыла, вәгазьләр сөйләнелә, туган сабыйларга исем кушыла һәм шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән башка гамәлләр кылына.
—Шөкер, авылыбызда мәчет бар. Мәчетебез белән бик горурланабыз. Чөнк ул бик бай тарихлы һәм иң борынгы мәчетләрнең берсе, - дип ассызыклады Иске Яхшый авылы мәчетенең имам-хатибы Финат Галләмшин.
Әйе, Иске Яхшый авылы мәчетенең гыйбрәт алырлык тарихы бар. Р. Шәйхәйдаровның “Гасырларның изге ядкәре” исемле китабында билгеләнеп үтүенчә, биредә 1737—1748нче елларда беренче мәчет төзелә. Иске Яхшый авылында вакытлыча мөселман гыйбадәтханәсенең беренче имамы булып тарихы чыганакларда Гатыйк Әймәтов күрсәтелә. Риваятьләргә караганда авылның икенче мулласы булып Мирхәйдәр хәзрәт исәпләнсә, беренче мәчеттә имам вазифасын Мирхәйдәр хәзрәтнең олы улы башкара.
1788нче елда авылның бер төркем мөселманнары губерна җитәкчелегенә икенче мәчетне төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Анда алар төзелешне һәм дин әһелләрен тотуны, тулаем чыгымнарны үз өсләренә алулары турында язалар.
Бу икенче мәчетнең төзелеше якынча 1800-1805нче елларда тәмамлана. Икесендә дә башлангыч белем бирү оештырыла.
Тарихка күз салсак, Русиядә ислам диненә каршы көрәш дулкын-дулкын булып кабатланып тора. Мәчетләрнең манаралары киселгән, биналары мәктәпләр, клублар итеп үзгәртелә. 1940нче елга Башкортстанның төньяк-көнбатыш тарафында турыдан-туры үз вазифасын үтәгән бердәнбер мәчет Иске Яхшый авылында гына кала. Бирегә республиканың 18 районыннан һәм Сведловск, Пермь өлкәләре авылларыннан мөселманнар килгән. Җомга намазына өлгерер өчен бер көн алдан килеп куна торган блганнар, икенче көнне намаздан соң кайтырга чыкканнар.
Авылның икенче мәчете 1932нче елда ябыла һәм аның бинасы мәктәп итеп файдаланыла башлый. Бөек Ватан сугышы елларында биредә “Октябрь” хуҗалыгының атлары асрала. Сугыштан соң сүтелеп, бүрәнәләре мәктәпнең спорт залын төзү өчен файдаланылган.
Ә беренче мәчет 1942нче елда ябыла. Анда хатын-кызларны тракторчы һөнәренә укыту курслары оештырыла. Ары таба, 1943-1944нче елларда, бина иген саклау урыны була. Ә инде 1945нче елда мәчет яңадан ачыла һәм тиешле эшен дәвам итә. 1950-1960нчы елларда да мәчетне кабат ябарга тырышалар. Шулай да Иске Яхшый авылы халкы аны саклап калуга ирешә.
Вакыт үтү белән һәр нәрсәне яңарту, ныгыту таләп ителә. 2008нче елда район Хакимияте, “Россельхозбанк” банкы, районның төрле оешмалары һәм аерым шәхесләренең ярдәме белән мәчетнең түбәсе һәм тышлыгы тулысынча яңартыла, манара ныгытыла.
2019 елның 12нче августында Иске Яхшый авылы мәхәлләсенә 270 ел тулу уңаеннан авыл халкы, чакырылган мәртәбәле кунаклар катнашлыгында зур тантана үтә.
Күптән түгел генә иске яхшыйлыларның күмәк тырышлыгы белән иман йорты яңа сулыш алды – мәчетнең манарасы яңадан тышланды.
Биредәге мөһим һәм изге эш барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга. Авылыбыз тагын да ямьләнде, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән мәчетебезнең манарасы яңадан тышланды. Бу изге эш халык тарафыннан салынган сәдака исәбенә эшләнде. Шулай ук хөрмәтле авылдашыбыз Нәвилә Шәймөхәмәтова 50 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Шөкер, безнең авыл халкы бердәм һәм тату. “Ил төкерсә, күл була” дигән халыкта бик дөрес әйтем бар. Бу чынында да шулай, - ди авыл имам-хатибы Финат Галләмшин.
Авыл халкы биредәге ремонт эшләрен башкаручыларга бик рәхмәтле. Кран ярдәмендә биеккә күтәрелеп Мәҗит Камалетдинов һәм Ринат Гәрәйшиннар манараны тышлаганнар. Бу эшне башкарыр өчен Иске Балтачтан “СельЭнерго” һәм Тәтешле районыннан “Мострой” җәмгыятьләренең кранлы техникалары килгән. Аларның водительләре – Алмаз Аскаров, Финат Гәрәев һәм Әлфир Бәдретдиновлар. Бу техникаларны эшләүгә китерүдә Рәшит Хисмәтов һәм Айдар Нуртдиновларның ярдәме зур. Альмир Камалов, Борис Халиков һәм Мөдәрис Кадыровларның да изге гамәлгә керткән өлешләрен әйтеп бетергесез. Марат Хәйруллин һәм әнисе Гөлфирә Фәйзрахмановаларның да өлеше зур монда. Манараны тышлар өчен калайларны тиз арада һәм тиешле зурлыкта кисеп эшләгәннәр.
Иң мөһиме, бүген төзекләндерелгән мәчет авыл күрке булып, халыкны үзенә чакырып тора. Тирә-якны ямьләндереп, бай тарихы белән горурланып, Аллаһы Тәгалә йорты манарасы балкый. Иман нуры сүнмәс, сүрелмәс, иншаллаһ...