Барлык яңалыклар
Дин
15 сентябрь , 11:14

Мәет озату тәртибе

Мәетне якын туганнары юып кәфенләсәләр, хәерлерәк.

Мәет озату тәртибе
Мәет озату тәртибе

Мәетнең якын туганнарының хакы башкаларныкыннан өстенрәк. Мәетне якын туганнары юып кәфенләсәләр, хәерлерәк.
Мәетне өч мәртәбә юалар.

Мәетне югач, аны азрак корытсак хәерле. Кәфенлек юешләнмәсен өчен кирәк бу. Мәетне куясы җиргә кәфенлекне җәябез, иң башта беренче чүпрәк – лифафә җәелә. Аның өстенә икенче чүпрәк – изар куела. Аннан соң камис күлмәк (ахирәт күлмәге) куела. Муеннан алып аякка кадәр кешене шушы күлмәк капларга тиеш.
Кәфеннәр киңлеге мәетне төрерлек дәрәҗәдә булуы кирәк. Киңлеге җитәрлек булмаса, ике чүпрәкне бергә кушып тегеп киңәйтелә.

Озатканда мәетнең битенә карау ярый, ләкин чит ирләр — чит хатыннарга, чит хатыннар чит ирләргә карарга ярамый.

Мәетне өйдән алып чыкканда аяклары алда килеш алып чыгыла, ә зиратка барганда башы алда була һәм тиз-тиз алып барыла.
Мәеткә ияреп бару ул — фарыз түгел, мәеткә ияреп бару ул — сөннәт.

Мәетне озату өч өлештән тора. Беренчесе — аңа җеназа уку. Икенчесе — каберенә кадәр бару. Өченчесе — күмгәннән соң аның рухына дога кылу. Өчесенә дә катнашучыга әҗере зур була.

Хатыннарга җеназага иярү ярамый, мәкруһ.

Мәетләрне озатканда тавышсыз еларга рөхсәт. Әмма тавыш белән үкереп елау, киемнәрне ертып, чәчләрне йолкып, битләрне тырнап елау — хәрам.

Мәгълүмат "Өшкерүчеләр" төркеменнән алынды. 

Автор:
Читайте нас: