Барлык яңалыклар
Дин
28 июнь 2023, 12:10

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады.

“Хөрмәтле республика мөселманнары. Барыгызны да ихлас күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу изге көнне без туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузабыз. Ата-аналарыбыз янына барабыз, ата-бабаларыбызны искә төшерәбез, яшьләрне рухи традицияләргә өйрәтәбез.

Бүген безнең бөтен уйларыбыз – илебез язмышы турында. Бөтен мөселманнар фашизмга каршы торган Русия сугышчылары өчен Аллаһы Тәгаләгә изге догалар белән мөрәҗәгать итә.

Безнең руханилар сугышчылар янында алгы сызыкта торалар, аларга ярдәм итәләр. Мөселманнар һәм башка конфессияләр вәкилләре махсус операциядә катнашучыларга, Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр.

Бу изге бәйрәм яугирләргә җиңү өчен көч бирсен. Өйләренә исән - сау кайтсыннар. Ә безне монда тату бердәм хезмәткә, игелекле эшләр башкаруга юнәлдерсен.

Барысына да рух ныклыгы, тынычлык һәм иминлек телим!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:
Читайте нас: