Барлык яңалыклар
Дин
25 октябрь 2022, 13:22

Дини белем алырга теләүчеләргә

Кеше бишектән алып ләхеткә кадәр укырга тиеш дигән гыйбарә белән килешми мөмкин түгел. Бөтен дөньяда коронавирус пандемиясенә бәйле мәчеттә укулар булмый торды. Ә хәзер?

Дини белем алырга теләүчеләргә
Дини белем алырга теләүчеләргә

 Бөтен дөньяда коронавирус пандемиясенә бәйле мәчеттә укулар булмый торды. Ул сынауны адәм баласы үтеп килә. Xәзер андый чикләүләр бетерелде. Инде мәчетләрдә белем бирергә рөхсәт бар.

"Ял көне мәктәбе" эшен 6нчы ноябрьдән башлый. 11сәгатьтә  дини дәресләр башланачак.  Биредә ислам дине нигезләре ћәм Мөхәммәт саләлләћигаләйћи ссәлам пәйгамбәребезнең тормыш юлы, гарәп әлифбасы, намаз уку тәртибе өйрәнеләчәк. Бүгенге көндә җәмгыятьтә ислам дине буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар дәресләрдә бирелә.

Ир-атлар Үзәк мәчеттә укый. Дәресләр өч төркемдә алып барыла: яңа башлап укырга килгәннәр, укуларын дәвам итүчеләр, мәктәп яшендәге ир-балалар өчен. Xатын-кызлар Батырша исемендәге мәчеттә белем алачак. Шулай ук укулар өч төркемдә алып барыла: яңа башлап укырга килүчеләр, укуларын дәвам итүчеләр, мәктәп яшендәге кыз балалар өчен.  Белмәү гаеп түгел, ә белергә омтылмау гаеп, дигән гыйбарә бар халкыбызда. Кытайга барып булса да белем ал, диләр, үз авылыбызда белем алырга форсат булганда укырга була. Килегез, белем алыгыз!

Филүс КАМАЛТДИНОВ,

Үзәк мәчете имам хатибы, Балтач районы имам мөхтәсибе.  

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: