Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми

Асавка авылында Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Авыл халкы, кунаклар, якташлар бу көнне Ватан өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алу өчен бергә җыелды. Чара тирән хөрмәт һәм горурлык хисләре белән үрелеп барды.

Батырлык онытылмый, хәтер сүрелмиБатырлык онытылмый, хәтер сүрелми
Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми

Асавка авылында Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Авыл халкы, кунаклар, якташлар бу көнне Ватан өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алу өчен бергә җыелды. Чара тирән хөрмәт һәм горурлык хисләре белән үрелеп барды.

Тантаналы митингта район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район ветераннар оешмасы рәисе Рифат Сафин, запастагы подполковник Владислав Шакиров, Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Эльмира Марданова, Тушкыр авыл биләмәсенең ветераннар оешмасы рәисе Зикаф Гайнаншин катнашты.

Чыгыш ясаучылар авыл халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, яу кырларында батырларча көрәшкән һәм тыныч тормыш өчен гомерләрен кызганмаган яугирләрнең батырлыгын ассызыкладылар. Шулай ук бүген дә Ватан иминлеге сагында торучы, хәрби бурычын намус белән үтәүче егетләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

— Бөек Җиңү — халкыбызның какшамас рухы, ныклыгы һәм бердәмлеге символы. Без батырларыбызның якты истәлеген сакларга, яшь буынга алар үрнәген җиткерергә тиеш, — дип билгеләде Илгиз Әхвәс улы.

Митинг барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды. Катнашучылар Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров бюстына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Чарага Штәнде урта мәктәбе укучыларының чыгышлары да аерым ямь өстәде. Балалар сугыш елларына багышланган җырлар башкардылар, хәрби темага биюләр күрсәттеләр. Аларның ихлас чыгышлары, йөрәккә үтеп керерлек җырлары тамашачылар күңелендә тирән тәэссоратлар калдырды. Яшь буынның тарихка битараф булмавы, батырлар истәлеген хөрмәтләп саклавы аеруча куанычлы.

Бу көнне яңгыраган һәр сүз, һәр чыгыш күңелләрдә тирән эз калдырды. Батыр якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Аларның каһарманлыгы вакыт узу белән онытылмый, киресенчә, буыннан-буынга күчеп, халкыбыз хәтерендә мәңге яшәячәк.

Хәтер исән чакта — батырлар да мәңгелек.

Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми
Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми
Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми
Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми
Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми
Батырлык онытылмый, хәтер сүрелми
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас