Күренекле якташыбыздан— истәлекле бүләкләр

 Күренекле якташыбыз үзәк район китапханәсенә 700дән артык китап бүләк итте.

Күренекле якташыбыздан— истәлекле бүләкләрКүренекле якташыбыздан— истәлекле бүләкләр
Күренекле якташыбыздан— истәлекле бүләкләр

 Күренекле композитор Алик Локманов туган ягы, райондашлары белән элемтәне өзми.

2022нче елда туган авылы – Каргалыда  авылдашлары, райондашлары өчен зур бәйрәм оештырган иде.

Шушы көннәрдә Алик Локманов үзәкләштерелгән  район китапханәсенә үзенең шәхси китапханәсеннән 715 китап бүләк итте.

“Якташларыма үземнең китапханәдән 715 китап җибәрдем. Укысыннар, туган ягыма мин тагын да ничер ярдәм итә алам”,—ди Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, композитор Алик Локманов.

—Мондый бүләккә без чиксез шатбыз. Китапларны  “Газель” автомашинасы белән Уфадан барып алып кайттык, китаплар үз укучыларын табар дип өмет итәбез,—ди  үзәкләштерелгән район китапханәсе директоры Әлфидә Муллагалиева.  

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас