

Уфада гадәти булмаган исемле кыз дөньяга килгән — Россия.
Бу хакта Республика клиник перинаталь үзәгеннән хәбәр итәләр.
Кыз бала 2026 елның 27 мартында Уфа районыннан Юлия һәм Евгений Евдокимовлар гаиләсендә туган.
Россия - гаиләдә өченче бала. Өлкән балаларның исеме Ростислав һәм Радислава.
— Без сабыебызга Россия дип исем бирергә булдык, чөнки бу матур һәм горур, ул бөек ил исемен йөртәчәк. Кызыбыз аның исеме кебек үк мәһабәт, көчле, бәйсез шәхес булып үссен дип хыялланабыз, — ди ата-аналары.