Туңган, корыган розага ничек тиз арада бөре чыгарырга ярдәм итәргә?

Яз көне, җир җылынгач, бакчачыларга кайбер гамәлләрне башкарырга кирәк. Ул бакчаларны бизәп үскән роза гөлләрен тәрбияләүгә дә кагыла.

Туңган, корыган розага ничек тиз арада бөре чыгарырга  ярдәм итәргә?Туңган, корыган розага ничек тиз арада бөре чыгарырга  ярдәм итәргә?
Туңган, корыган розага ничек тиз арада бөре чыгарырга ярдәм итәргә?

Розалар үскән туфракны яхшылап һәм тирәнрәк итеп йомшартырга кирәк. Куак туңган булса кулга секатор алып ботакларның барысын да сәламәт өлешкә кадәр кисеп алабыз. Әгәр дә куак бетеп туңган икән - төбенә кадәр кисеп алыгыз. Төбе киселгән5 литрлы пластик шешә кирәк. Шешә-колпакны куак төбенә кидерәбез һәм эшкәртелгән җиргә батырабыз. Беренче тукландыруны үткәрәбез. Шунда ук магний сульфаты белән беренче өстәмә тукландырабыз - 10 литр суга 20 грамм эретәбез. Шешәне боргалап әйләндерәбез.

Икенче тапкыр 10-14 көн узгач, кальций селитрасына икенче өстәмә тукландыру ясыйбыз: су чиләгенә 20 грамм селитра кулланабыз. Ашлама эремәсен бутылкага салабыз. Аннары түбәсен ачык килеш калдырырга мөмкин.  Һава торышы мөмкинлек бирсә, кальций селитрасы белән тукландырганнан соң бер атнадан  парник-шешәдән  котылырга мөмкин.

Рәүзәнә Хәмәтнурова, “Россельхозцентр” филиалының Башкортстан Республикасы буенча Балтач бүлегенең әйдәүче агрономы

            

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас