

Республикага идарә итү үзәге мәгълүматларына караганда, 23 марттан 29 мартка кадәр ЦУР мәгълүмат системасы аша 7427 мөрәҗәгать кергән. Бу, алдагы атнадагыга караганда, 297 хәбәргә кимрәк, әмма узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 1 392 мөрәҗәгатькә күбрәк. Былтыр шул ук вакыт эчендә 6 035 хәбәр теркәлгән булган.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр иткәнчә, республикада яшәүчеләр юллар темасына иң күп мөрәҗәгать калдырган – 2 520. Төп шикаятьләр чокырлар, юлларны ремонтлау һәм аларны кардан чистарту буенча. Ешрак Уфадан, Белорет, Туймазы, Кырмыскалы районнарыннан язалар.
1 451 хәбәр – төзекләндерү темасы буенча. Күпчелек шәрехләр җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен чүп-чардан һәм кардан чистарту буенча. Шулай ук, халык территорияләрне су басуга һәм ишегалларындагы чокырларга зарланган. Узган атнада бу темага социаль челтәрләрдә һәм кире элемтә платформасы аша Уфа, Стәрлетамак һәм Белорет районыннан ешрак язганнар.
Торак-коммуналь хуҗалык темасы өченче урында - 986 хәбәр. Халыкны җылыту, салкын яисә кайнар су булмау, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, түбәдән су агу борчый.
Узган атнада ЦУР идарәсе хезмәттәшләре белән бергә 11 206 мөрәҗәгатьне эшкәрткән.
Киңәшмәнең көн тәртибенә, шулай ук, социаль челтәрләрне алып бару мәсьәләсен дә чыгардылар. Елена Прочаковская республика Башлыгы боерыгы нигезендә республика башкарма власть органнарының һәм аларга буйсынган оешмаларның социаль челтәрләрдә рәсми битләре булырга һәм атнага кимендә өч пост бастырып чыгарырга тиешлеген искәртте, шулай ук дәүләт хакимияте органнарының ВК, ОК, ТГ һәм МАХ битләрендә язылучылар саны буенча статистика китерде.