Балтач районында 6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә

“Дуслык бизәкләре” район фестивале барлык авыл биләмәләре буйлап сәләтле һәвәскәрләрне барлап чыкты. Көндәшле, Иске Янбай, Ялангач авыл биләмәләре үзешчәннәре узган җомгада сайлап алу турына нокта куйды. Җылы, ихлас чыгышлары белән алар безгә күңелле ял сәгатьләре бүләк итте.

Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдәБалтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында 6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә

Авыл клубында концерт караган вакытларны искә төшерүе белән кадерле булды шушы чара. Гади, эчкерсез, шул ук вакытта чылтырап аккан моң дәрьясына алып керде алар.  Район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда шундый матур тавышлы җырчылар күп икән. Алар үзләренә генә хас үзенчәлекне саклап кала алганнар. Тормышлары сәнгать, иҗат белән һич кенә дә бәйле булмаса да, күңелләренә кайчандыр җыр килеп кергән, һәм олыгайгач та шул моңны алар янәшәдәгеләргә тараталар.  Гармунга ияреп элекке, без кечкенә вакытлардагы, җырларны башкарды күбесе. Шуның белән да халыкка якын булды. Өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайттылар, күбесе кушылып җырлап утырды.

 Утыз номерның өчесе генә бию булды.  Иске Уразай авылының “Сулпылар” бию коллективы (җитәкчесе  Алия Солтанова) татар биюен башкарды.  Мишкә авылыннан ике бию төркеме чыгыш ясады. Мария Кашина җитәкчелегендәге беренче төркемдә яшь кызлар  җитезлеклекләре, дәртлелекләре белән  аерылды, үзләреннән  уңай энергетика  ташып тора, ул залдыгыларга да тарала. Ә өлкән апалар төркеме сәхнәгә акошлар сыман “йөзеп чыктылар”, аларның чыгышы сыгылмалы, талгынлыгы белән аерылып торды. Сигезе дә хәрәкәтләрне бердәй тигез башкара, салмак. Көн дә шушы биюне генә башкарып йөргән мени үзләре.  Мишкә авылыннан  инструменталь ансамбльнең ( җитәкчесе Алия Захарова) төрле халыкларның моңнарын гармун, барабан һәм кашыкчылар ярдәмендә яңгыратуы чагу, дәртле номерларның берсе булды. Сигез кашыкчының да музыкаль ишетүе, тоемлау сәләте сокландырды.

 Иң күп чыгыш ясаучылар — җырчылар. Җырларның тематикасы, башкару стиле да төрлечә булды. Катнашучыларның да яше дә аптыратты.  Иске Уразай авылыннан 92 яшьлек Зәнфирә Ульданованың чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Үз аягында, үз зиһенеңдә  булып  шушы яшеңдә район сәхнәсендә җырлап йөрү бәхет түгел мени?  Бу бик сирәкләргә эләгә, дип карап утырды күпләр.

 Җырлар рус, татар, мари телләрендә яңгырады. Шунлыктан концертның исеме дә “Күптавышлылыкта безнең бердәмлек” дип аталды. Курач авылының  “Сударушки” вокаль ансамбле  (җитәкчесе Татьяна Шерстабитова) патриотик һәм мәхәббәт темаларына яңгыраган җырлары белән истә калдылар.  Шул ук авылдан Татьяна Маракова һәм Наталья Шутемовалар башкарган “Журавли” җыры күпләрнең күңел кылларын тибрәтте.  Бүгенге көндә иң актуаль булган — СВО темасы да чыгышларда яктыртылды. Иске Уразай авылыннан Ева Файзуллина һәм Көндәшледән Рәфизә Морозовалар укыган шигырьләр алга, тик алга дигән өндәү булып яңгырады. Чокалы авылыннан Гүзәл Арсланова да чыгышы да Русия халкы бөек һәм бердәм булуын тасвирлады.

Әни белән бала арасындагы җылылык һәм мәңгелек өзелмәслек җепләр темасы  Көндәшле авылыннан Наилә һәм Нияз Фәләхиевлар, Бигелде авылыннан Зөлфия Сафетдиновалар башкарган җырларда ачылды. Туган нигез темасына җырлар берничә концертта рәттән яңгыраган иде. Бу юлы  Көндәшле авылыннан Рәзифә Хәмәтханова  шушы темага моңсу һәм уйландыра торган җыр башкарды.

Адәм баласы чит тарафларда яшәп, дан-шөһрәтләргә ирешсә дә туган ягын онытмый, сагынып яши ул.  Көндәшле авылыннан Әлфинә Зиннурова, Иске Янбайдан Рәвис Шайбәков,  Ялангачтан Зөмәйрә Абдулхакимова  авыл белән бәйле җырлар башкардылар.

Авыл биләмәсе башлыклары да  концертта читтә калмадылар.Үз үрнәкләрендә актив булырга чакырдылар Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Флүр Акберов, Ялангач авыл биләмәсе башлыгы Расих Гафурҗановлар гармунга кушылып җырлар башкардылар.

Иске Янбай авылыннан Рима Вәлимова, Ялангачтан Гөлназ Имаева яшьлек, мәхәббәт темаларына җырлар  сайлап ялгышмаганар. Үзенчәлекле итеп башкардылар алар. Иске Янбай авылыннан Гөлнәфисә Булатованың чыгышын күпләр яратып, алкышларга күмде.

Концертны Көндәшленең баянчылар ансамбле чыгышы да баетты. Алты гармунчы халык көйләрен башкарды. Биредә баянчылар бар икән әле дип сокланып карап утырдык.  Гармунчыларның һәм  хатын-кызлар белән берлектә башкарган җырлары да алкышлар белән озатылды. 

 Иске Янбай авылының фольклор ансамбле (җитәкчесе Рима Вәлимова)  һәм Бигелде авылының “Чишмә” вокаль ансамбльләре, Мишкә авылының “Ар Мишкан” (җитәкчесе Алия Захарова) коллективлары  төрле өлкәләрдә көч салучы ханымнарны берләштергән,  чыгышлары бик матур булды.

Балалар концертның аерым бер бизәген тәшкил итте. Иске Уразай мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Әлфия Вәлиева) һәм Мишкә авылының балалар коллективы (җитәкчеләре Мария Кашина) чыгышлары бәхетле балачак иленнән кайнар сәлам буларак  яңгырады.

Концертка Көндәшле авылыннан Илһам Шәймөхәмәтовның “Изге теләкләр” җыры нокта куйды. Сугышлар туктап, дөньялар тынычыланып, җырлап-биеп, тату итеп яшәргә язсын, дигән теләкләргә  без дә кушылабыз.  

“Дуслык бизәкләре” район фестиваленең сайлап алу туры тәмам. Иң чагу, иң матур, иң истә калганнарын күрер өчен Гала-коцертка рәхим итегез.

 Рифина ГАЛИЕВА.

 Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында  6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Балтач районында 6 яшьтән алып 92 яшькә кадәргесе— сәхнәдә
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас