Балтачта палас үрәләр

Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Балтачта “Дуслык фестивале” район фестивале чикләрендә кул эшләре осталарының мастер-класслары үтә. Иске Янбай авылыннан Рима Вәлимова бу чарада укучыларны палас үрү серләренә төшендерде.

Балтачта палас үрәләрБалтачта палас үрәләр
Балтачта палас үрәләр

Иске Янбай авыл клубында мәдәни чараларны оештыручы булып эшли ул.

—Туганымның улы Ридаль Фаткуллин миңа агач, тимер, җепләр ярдәмендә зур булмаган җайланма (станок) эшләп бирде. Шуның ярдәмендә әбиләребездән калган шөгыльне дәвам итәргә уйладым. Иске чүпрәкләр кулланам. Аларны 3 сантиметр калынлыктагы тасмаларга кисеп чыгам. Ялгап җибәрер өчен тасмаларның башларына зур булмаган тишекләр ясап калдырам. Буш вакытларымда шулай палас үрәм, — ди Рима Вәлимова.

Безгә кадәр яшәгән әбиләребез суккан тыгыз паласларның аналогы бүген дә онытылмый, авыллардагы оста куллы ханымнар тырышлыгы белән тергезелә һәм көндәлек тормышта куллануга керә.

Рима Вәлимованың мастер-классы чарада катнашучыларда кызыксыну уятты һәм җайланмасының ничек эшләнүе, нинди тукымалар куллануылуы турында сораштылар, үзләре дә бу эшне дәвам итәргә килешеп таралыштылар.

Балтачта палас үрәләр
Балтачта палас үрәләр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас