

Көндәшле авылыннан Минзилә Сәхипова тормыш көткәндә бик кирәкле әйберләр һәм мунчалалар бәйләү белән мәшгуль.
Иске Тикә авылында туып үскән Минзилә Мәгъдән кызы кече яшьтән кул эшләре белән мавыга. Зур әнисе, әнисе аны бәләкәй вакытыннан бәйләргә өйрәтәләр.
Унике яшемдә мендәр челтәрләре бәйли идем дип үткәннәрен искә ала ул. Килен булып төшкәч тә осталыгы ярап куя. Балалар үстергәндә оекбашын, бәяләйләрен бәйли. Сарык йоныннан бәйләнгән әйберләре дә җылылыгы белән аерылып тора. Моның өчен йоннын язарга, эрләргә кирәк бит әле. Минзилә апа да иренә торганнардан түгел. Сарык йоныннан балаларга костюмнарга кадәр бәйләп кидерә ул. Магазиннарда әйберләр булмаганда бик ярап куя. Хат ташучы, фермада савучы булып эшләгән елларында да барысына да өлгерә.
Күптән түгел ул мунчалалар бәйли башлаган.
—Бәйрәмнәргә, туган көннәргә бүләк итеп бирәм. Сатканым юк. Тик утырырга яратмыйм, —ди оста куллы Минзилә апа.