Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
28 сентябрь 2022, 05:00

Ихлас сыйныфташым

Фәнгать Хаҗимуллин үрдән карап канәгатьлек кичерерлек матур, эчтәлекле тормыш юлы үтте.

Ихлас сыйныфташым
Ихлас сыйныфташым

“Ни хәлләрең бар, замандаш?"– дип эндәшә ул. Бу миңа бик ошый. Сүз юкта сүз булсын дип түгел, ихлас итеп, чын күңелдән, хәлгә кереп сорый белә. Замандашлар гына шулай исәнләшәдер, мөгаен. Авылдашларны үз итеп, якын итеп, яратып дәшүедер шулай. Бу очрашуыбызда да көчле куллары белән кулны кысып: “Быелгы ел һәммәбезгә дә могҗиза, шатлык-куанычлар, уңыш кына алып килсен инде!”— дип елмаеп каршы алды. Бу кешедә рух сафлыгы ташып торганы әллә кайдан сизелә. Фәнгать Хаҗимуллин үрдән карап канәгатьлек кичерерлек матур, эчтәлекле тормыш юлы үтте. Халык әйтемендәгечә “ташларны санар вакыт якыная”. Гомер буе оптимист булды. Иртәгәсе көнне кояшка үрләгән гөлләр кебек һәрвакыт яхшылыкка, игелеклеккә омтыла. Әйе, быел 52нчеләргә 70 булачак.
  Урта мәктәпне тәмамлагач, Иске Уразайда авыл кичләрен клубы мөдире, көндезен фермада мал караучы булып хезмәт  юлын башлап җибәрде.Тырышлык, активлык сыйфатлары ташып тора егеттә.  Авылда башлангыч комсомол оешмасы  секретаре булып үзен күрсәтте.  Кешелекле ул. Армия сафларына клубта тантаналы кичә оештырып озаттык. Заманы шундый иде. Туган илне сакларга бару үзенә күрә зур дәрәҗә  булды. Халык ихтирам итте аны. Безнең ышанычны акларына ышанып, сыйныфташлары хәрби комиссариатка кадәр озатып килдек. Фәнгать Польша халык республикасының Свидница шәһәре янында урнашкан безнең ил гаскәрләре составында хезмәт итте. Андый кешегә Ходай үзе юл сала бит. Медсанбатта санинструктор булып хәрби бурычын намус белән үтәде. Әнисе Хәлимә апага часть командованиесеннән килгән Мактау һәм рәхмәт хатларын уку аерым бер  шатлык булгандыр. Артиллерия гаскәрләрендә ул инде ныклы ихтыярлы, сабыр холыклы, физик яктан чыныккан шәхес булып өлгерә. Кайтып төшүе белән  ВЛКСМ райкомына чакыртып, милициядә   эшләргә тәкъдим итәләр. Өлкән сержант милициядә эшли башлый.  Патруль-постта хезмәт итә башлый ул. Сынау чорын лаеклы үткәч, төбәк инспекторы булып җаваплы эшкә тотына.  Дүрт колхоз, дүрт авыл Советына  караган 21 авыл халкы  белән эшләргә туры килә. Шул 21 авыл халкы белән фикерләшеп, булган кимчелекләрдән арыну эшендә 23 ел гомер үтәр дип уйламагандыр Фәнгать. Аның холкының иң кирәкле сыйфаты — халык белән аралаша белү. Шул дәвердә күпме кешенең язмышларын, тормыш көтү проблемаларын өйрәнеп өлгергән. Крайны өйрәнүгә багышланган китапларны әзерләгәндә Фәнгатьнең феноменаль хәтеренә мөрәҗәгать иттем. Шул төбәктәге кешеләрнең исем шәрифләрен бүгендәй хәтерли. Җәмгыять  тәртибен саклау, криминаль очракларны вакытында ачыклау—төбәк инспекторының төп бурычы.
        “Тәүлек әйләнәсенә өйгә кайтып күренә алмаган вакытлар күп булды. Язмыш мәхшәренә иярәсең икән ул. Шул елларда СССР Эчке эшләр академиясен тәмамладым. Зур хөрмәт белән Уразай мәктәбе укытучылары  Мәдинә Гәрәева, Касыйм Вәлиев, сыйныф  җитәкчеләрем Нурдидә Шәрипова, Фирдәвис Зөлкаров, мәктәп директоры Гарәби Вәлиевларны олы ихтирам белән искә алам. Һөнәрем серләренә өйрәнгәндә эчке эшләр бүлеге начальнигы  Рәшит Бикбов, аның  урынбасары Хаккый Галиевларның исемнәрен атап китәм. Чын профессионаллар иде алар.  Хезмәттәшләрем Расих Әхмәтшин, Дамир Нәбиев, Данис Шакиров, Вәгыйзь Сәлимгәрәевлар белән кулга кул тотынышып , киңәшләшеп эшләдек. 1988нче елда төбәк инспекторлары бүлекчәсе начальнигы итеп үрләттеләр. Рәхмәт. Эшемне күрә белделәр. Күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләндем. Башкортстан Республикасы Эчке эшләр  министрлыгының Почётлы ветераны,  эчке эшләр бүлегендә берөзлексез  10, 15, 20 ел хезмәтем өчен беренче, икенче, өченче  дәрәҗә медальләре  белән бүләкләделәр. Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов озак еллар уңышлы эшләгәнем өчен Рәхмәт Хаты белән билгеләде.  Мин СССРның һәм Русиянең милиция отличнигы. Ялангач һәм Штәнде авыл советларының депутаты итеп сайландым”,—дип хәтерли ветеран. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга вакыт таба. Фәнгать бик моңлы тавышы белән республика конкурсларында Балтач эчке эшләр бүлеге һәвәскәрләре өчен күп тапкырлар чыгыш ясады. Өстәвенә ул оста гармунчы.  Лаеклы ял вакытында  да якташлары, авылдашлары белән сәхнә түрендә. Ярдәмчел ул. Ялга киткәч тә яңа кадрларга киңәшләре, һөнәри серләре белән уртаклашып яшәде.
     Менә шулай  тырыш  хезмәттә үтә Фәнгатьнең  гомере. Көне-төне эш. Бер көн күренми торсаң да, төбәк сазлыкка әйләнергә мөмкин. Эчке эшләр бүлегендә эш көне дигән төшенчә юк. Анда син һәрвакыт эштә, экстремаль вакыйгаларга иң беренче барып җитәргә тиешсең.  Ярый тормышында ышандыклы юлдаш  Рәсимә Мәгърүф кызы очрый. 44 ел бергә атлыйлар тормыш сукмагыннан. Аның белән гаилә корып, өч кыз үстерделәр. Алар хәзер үз тормышлары белән матур гына яшиләр. Олы кызлары Рита югары белемле педагог, игътисадчы. Күп еллар медицина өлкәсендә хезмәт сала. Илүсә— юрист. Уфада миграция бүлегендә хезмәт итә.  Гөлфия физика – математика факультетын тәмамлап, һөнәре буенча  балалар  белән эшли, савыктыру үзәгендә методист – инструктор. Фәнгать күптән инде картәти. Оныклар белән мәж килеп яши, бүлек ветераннары белән элемтәне өзми.
 “Мин башкача яшәргә тырышам. Бүген мин бәхетле кеше! Мәрхүмә әниемә рәхмәтлемен. Җаны җәннәттә булсын. Бер үзе үстереп мине кеше итте. Изге җан иясе иде.  Һәр көн иртән күземне ачуга: “Аллага шөкер, уяндым дип куанам”. Артка карыйм, күп нәрсәләр үткән. Авыр чаклар хәтсез   булды. Үткәннәр белән яшәмим, ул ахмаклык . Бүген исәнбез, балаларым, туганнарым, тормышымны нурлаучы оныкларым бар. Яшәүнең мәгънәсе дә шул бит ул.  Алар минем булмышымны матурлыйлар. Хәлемә карап йорт тирәсендә кайнашам. Иң мөһиме яшәү дәрте сүнмәгән. Димәк яшибез, Аллаһыга шөкер!”

Xанис XАҖИМОВ.

Автор:
Читайте нас: