Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
28 сентябрь 2022, 07:00

"Ак калфак"ның асылташы

36 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Зәлфирә Әмир кызы Гатина үрнәккә лаек шәхес. 

"Ак калфак"ның  асылташы
"Ак калфак"ның асылташы

Урамнан вак-вак атлап, кояш кебек елмаеп, һәр кешегә сәлам биреп ак яулыклы абыстай килә. Йөзеннән нур бөркелә. Бит очындагы чокырлары —елмаюы билгесе.

Аралашуны иң зур зиннәт дип француз классигы юкка гына әйтмидер. Безнең халыкта да бик мәгънәле әйтем бар: "Бер күрешү— үзе бер гомер". Бик дөрес сүз бу. Гомер узу белән кеше бәхетле очрашу-аралашу вакытларын сагынып, хәтерендә барлап, истәлекләргә бирелеп шатлыклы мизгелләр кичерә, узганнарны барлый.

Бу язмам 36 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Зәлфирә Әмир кызы Гатина турында.

Бәләкәй чактан ул зур әни, зур әти канаты астында үсә. Үзе гыйлем-мәгълүматлы, гарәп,төрек телләрен белгән Җомгабикә оныгын да тирән белемле итеп үстерергә тырыша. Кыз кече чагыннан ук бик күп китаплар укый, мәктәптә тырыш була, сәхнәдән чыгышлар ясый. Клубта үткән мәдәни чараларны, спектакльләрне, концертларны  калдырмаска тырыша. Сәнгать белән очрашу мизгелләре мәктәпне тәмамлагач үзен Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына алып килә дә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач тәгаенләү кәгазе буенча Тәтешле мәдәният сараенда эшли башлый. Балтач районының Тушкыр авылы егете Габделсамат Гатин белән танышып аралашкач алар гаилә коралар. Якыннарын сөендереп матур тормыш корып җибәрәләр. Иске Балтач авылында өр-яңа йорт салалар. Әти-әниләрен сөендереп бер-бер артлы кызлары һәм уллары туа. Тормыш иптәше таләбе белән Зәлфирә Әмир кызына мәдәният өлкәсен калдырырга туры килә. Ул мәгариф юлын сайлап, 1976нчы елдан башлап Балтач  һөнәрчелек училищесында хезмәт сала.  Эстетика фәне буенча укыта һәм  бераздан гомум торакта тәрбияче булып эшли башлый. Шулвакытта югары белем алырга да өлгерә. Кеше белән матур аралашу, мәдәни уку йортында белем алу, эстетика фәненнән белем бирү һөнәрендә зур этәргеч бирә. Белүебезчә, тәрбияче укытучы да, артист та, илдәге сәясәтне  аңлатучы да, икенче әнидәй булырга тиеш. Зәлфирә Әмир кызы бу сыйфатларга ия булуына иманым камил. Монда белем алырга нинди генә бала килми, һәрберсе белән  уртак тел табып, күңелен күреп, файдалы киңәшләр биреп, акыллы әйдәүче булып эшли ул. Аларны авырлыкларны үтеп, югары максатларга омтылырга өйрәтә. Моның дәлиле—әллә кайчан укып чыккан егет-кызларның рәхмәт сүзләре. "Урамга чыксам исәнләшми, хәлемне белешми киткән кеше юк. Гәрчә барысын да танымасам да. Кайчандыр укытуымны искә үзләре төшерәләр",—дип мисаллар китерә остаз.

Тормыш иптәше Габделсамат Гатин белән 45 ел бергә дөнья көттеләр. балаларын тәрбияләп үстереп, үз юлларын табуда ярдәм кулы сузган ана бүген үз матурлыгы, үз нуры, тырышлыгы белән дөнья көтә. Тормыш булгач анда ачысы да, төчесе дә булучан. Язмыш төрле авырлыклар аша сыный-сыный, хезмәт сөяргә өйрәткән аны. Зәлфирә Әмир кызының алтын сыйфаты—иренмәү. Һәр эшне җиренә җиткереп эшли. Бакчасында гөлләре, йортында кош-корт —хуҗабикә тырышлыгы.  Зәлфирә Гатина мөнәҗәтчеләр төркемендә йөрүе, мәчеттә хәзрәтләрнең  ярдәмчесе булуы, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге "Ак калфак" оешмасының актив әгъзасы, "Балкыш" театрының артисткасы олыларга яшәү үрнәге булып яшәве моның ачык дәлиле. Эшләү дәверендә бихисап Мактау грамоталарына лаек булды ул. Xалык хөрмәте, халык сөюе иң олы дәрәҗәгә тиң икәнен ассызыклый Зәлфирә Гатина.

Табигый сәләтең белән бирелгән вазифаңны үтәү, күңелең тартканны эшләү, кеше белән аралашып, ямь табып яшәүгә ни җитә! Афәрин, Зәлфирә Әмир кызы әманәтенә тугры кала белә.

Камилә XАЛИКОВА,

Бөтендөнья Татар конгрессының "Ак калфак"оешмасының Башкортстандагы Балтач районы оешмасы җитәкчесе.

Автор:
Читайте нас: