Барлык яңалыклар

“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты

Бүген, 5 июнь көнне, “Алтын башак” ял һәм сәламәтләндерү лагере беренче агымда ял итүче балалар алдында үз ишекләрен ачты.

“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты

Бүген, 5 июнь көнне, “Алтын башак” ял һәм сәламәтләндерү лагере беренче агымда ял итүче балалар алдында үз ишекләрен ачты.

“Алтын башак” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тормыш кайный. 50 бала тәүге сменага ял итәргә җыелды. Һәр көн истә калырлык булсын өчен лагерь начальнигы Ришат Зөлкаров, өлкән вожатый – Оксана Ковалева, тәрбиячеләр – Лилия Ахкәмова, Зөлфия Хәсәнова, Ридаль Гаскаров, вожатыйлар – Алсу Гирфанова, Зәлия Бәхтигәрәева, Луиза Гәрәйшина, физик культура инструкторы Айваз Сафетдиновлар эшлиләр.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтовалар ял итәргә җыелган балаларны истәлекле мизгел белән котлап, файдалы һәм күңелле ял теләделәр. 

Лагерь начальнигы Ришат Зөлкаров  барлык балаларны күңелле җәй, беренче агым башлану белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

- Биредә балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Беренче агым экологик юнәлештә булачак. Лагерьда тәрбияләнүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмый, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп буш вакытларын да үткәрә алачаклар, – дип билгеләде ул.

Зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар башланды, алда балаларны бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә. Беренче агым чагу, күңелле, онытылмаслык мизгелләргә бай булсын.

“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
“Алтын башак” лагере үз ишекләрен ачты
Автор:
Читайте нас: