Барлык яңалыклар

Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте

Бүген, район мәдәният сарае мәйданында, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.

Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте

Бүген, район мәдәният сарае мәйданында, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.

Төнен яңгыр явуга карамастан, көн иртән үк кояшлы, җылы hәм матур иде. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага бәйрәм узачак мәйданга ашыкты. Бәйрәм урыны тиз арада сабыйларның күңелле „чыркылдавына” күмелде. 

Бәйрәмдә катнашучыларны район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова котлап, изге теләкләрен җиткерде.

—Кадерле балалар, райондашлар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм. Балалар – безнең киләчәгебез. Безгә ышанычлы алмаш әзерләүдә зур өлеш керткән, аларның киләчәге якты булсын өчен тырышкан, саклаган, яклаган әти-әниләр, укытучыларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Балаларыбыз исән-сау, сәламәт, бәхетле булсыннар, зур нәтиҗәләргә ирешсеннәр. Барыгызны да бәйрәм белән!,—дип билгеләп үтте Инзилә Әдип кызы.

Шулай ук кунакларны район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов сәламләде. 

—Барлык башлангычларыгызда сезгә уңышлар, күңелле каникуллар, яңа дуслар табуыгызны телим! Сезне hәрчакта өлкәннәрнең игътибары hәм кайгыртучанлыгы, яратуы hәм күңел җылысы озата барсын,—диде Айдар Ралиф улы.

Бәйрәм  булгач, уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Яшь кунаклар өчен халык, спорт уеннарыннан, төрле күңел ачулардан торган бай программа әзерләнгән иде. Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, бәйрәм кунаклары уеннар оештырылган урыннарга ашкынды, һәрберсендә катнашырга өлгереп,  рәхәтләнеп, чын күңелдән ял иттеләр.  Җыр-моң яратучылар районыбызның сәләтле балалар  катнашлыгындагы концерт карады.

—Бәйрәм бик матур булды. Зур рәхмәт оештыручыларга. Без ел саен киләбез монда. Балалар белән без дә рәхәтләнеп күңел ачтык,—диләр бәйрәмгә балалары hәм оныкларын алып килүчеләр.

Җәйнең беренче көне менә шулай күңелле һәм мавыктыргы үтте.  Зарыгып көтеп алыгынган җәйге каникуллар балаларга шатлык кына китерсен!

Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Балтачта балалар бәйрәме гөрләп үтте
Автор:
Читайте нас: