Бүген, 16нчы апрельдә, Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне тырматуга төштеләр. Язгы кыр эшләренең башлануы—авыл хуҗалыгы тармагы өчен мөһим вакыйга, чөнки нәкъ менә яз көне уңыш нигезе салына.
—Күпьеллык үләннәрне тырмату—язгы кыр эшләренең беренче этапларыннан берсе. Бу эшне сыйфатлы итеп башкару киләчәктә терлек азыгының мул булуына гарантия бирә,—дип билгели биредәге колхозда 2006нчы елдан башлап эшләүче механизатор Илдус Хәсәнов. Куйбышев хезмәткәрләре бу эшкә зур җаваплылык белән карыйлар, һәрбер гектар җирне вакытында һәм тиешенчә эшкәртергә тырышалар.
—Әлегә беренче көндә бер агрегат көче белән якынча 40 гектарда эш башкарылды. Иртәгә бу эшкә тагын бер тырма кушылачак. Ә гомумән 200 гектардагы күпьеллык үләннәрне тырмату эше алда тора. Һава торышы уңай булса, тиз арада башкарып чыгарбыз,— ди кооператив рәисе Фәрит Сафин.
Язгы кыр эшләренә керешкәнче, хуҗалыкта барлык техника төзекләндерелде, яңа запас частьләр белән тәэмин ителде.
Куйбышев исемендәге кооперативта язгы кыр эшләренең уңышлы башлануы киләчәккә зур өметләр уята. Хуҗалык хезмәтчәннәре елдагыча мул уңыш җыеп алып, районның авыл хуҗалыгы тармагына зур өлеш кертергә ниятли.