Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2023, 15:25

“Рассвет” басуларында арыш чәчүгә чыктылар

Район хуҗалыклары басуларында урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Аның белән беррәттән уҗым культураларын чәчүгә дә төштеләр.

“Рассвет” басуларында арыш чәчүгә чыктылар
“Рассвет” басуларында арыш чәчүгә чыктылар

Район хуҗалыклары басуларында урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Аның белән беррәттән уҗым культураларын чәчүгә дә төштеләр.

Беренче булып, 10 август көнне, чәчү агрегатларын кырга “Рассвет” җәмгыяте механизаторлары алып чыкты.

—Менә бүген уҗым культураларын чәчүгә районда беренче булып без төштек. Үткән елны Балтач сорт сынау участогыннан арышның “Чулпан-9” сортын алып, чәчкән идек. Уңыш белән канәгать калдым. Шуңа күрә быел да шул сортны алдык һәм 250 гектар мәйданга чәчергә планлаштырабыз. Шулай ук 250 гектарга тритикале чәчергә ниятлибез,— диде “Рассвет” җәмгыяте җитәкчесе Фидарит Мирһаҗев планлаштырылган эшләре белән таныштырып.

Без уҗым культураларын чәчүгә төшүчеләр эше белән танышырга барганда басуда механизатор Марс Тукаев һәм аның ярдәмчесе – Уфа ягулык-энергетика колледжының Агыйдел шәһәрендәге филиалында белем алучы Раушан Вәлиев арышның мул уңыш бирә торган “Чулпан-9” сортын агротехник вакыт эчендә басуларга урнаштырып калу өчен барлык тырышлыкларын куялар иде.

—Уҗым культуралары ел нинди булуга карамастан тотрыклы уңыш бирә.  Шуңа бу эшкә без бик җитди карыйбыз. Культураларны сыйфатлы итеп чәчү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Орлык запасы, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары барысы да булдырылган. Тырышып эшләргә генә кала,— ди тәҗрибәле механизатор Марс Тукаев.

“Рассвет” җәмгыяте басуларында иртәнге чык кипкәннән алып, кояш баеганга кадәр техника тавышлары тынмый. Урып-җыю эшләре дә кызу бара. Һәр минутның кадерен белеп, булдыклы игенчеләр зур тырышлык сала. Биредәге җәмгыятьтә 180 гектар мәйдандагы борчак һәм 200 гектар арыш суктырылган. Әлеге вакытта басу батырлары 500 гектарга якын арпа басуында эшлиләр.

—Быел табигать үз холкын күрсәтте инде. Үзегез белеп торасыз. Урып-җыю эшләренә төшәр алдыннан азрак күркып та тордык. Бәхеткә, уңыш бар, елына карата яхшы, дисәк тә була. Бер дә зарланырлык түгел. Барысын да үз вакытында югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.  Һава торышы тоткрыклы булып, техника гына ватылмасын инде. Алар әлеге мөһим чорда сәгать кебек эшләсен өчен барысы да эшләнде. Кыскасы, урып-җыю, уҗым культураларын чәчү эшләре гадәти режимда бара,— дип билгеләде Фидарит Мирһаҗев.

Гомумән алганда, “Рассвет” җәмгыяте игенчеләре алдында эш фронты зур. Аларның тырышлыклары һәм хезмәтләре өчен басулар да җавап итеп мул уңыш бирер.

“Рассвет” басуларында арыш чәчүгә чыктылар
“Рассвет” басуларында арыш чәчүгә чыктылар
Автор:
Читайте нас: