“Россия” җәмгыятенең арыш басуларында гектар биреме 25 центнерга кадәр җитә бу көннәрдә. Корылык шартларында начар күрсәткеч түгел бу.
Быелгы кебек корылык район тарихында беренче тапкыр гына түгел. 2010, 2012 еллар корылыгын хәтерлибез әле. Ләкин мәшәкатьләр тудырган корылыкның соңгысы 1987 елда булгандыр, мөгаен. Ул елда безнең район хуҗалыклары механи заторлары Кубань тарафларына барып салам хәзерләгән иде.
Быелгы җәй дә коры килде. Ике айга якын яңгырлар булмау, аномаль эссе һава торышы туфракны чамадан тыш корытты. Соңлап чәчелгән басуларда игеннәр шытып чыга алмады хәтта. Корылык “Россия” хуҗалыгын да читләп узмады. Ләкин биредә корылык нәтиҗәсе күзгә чалынмый да диярлек.
Шулай да күрьеллык үлән басуларында уңыш түбән булу сәбәпле, печән хәзерләү фронтында монда да авырлыклар килеп туган. Ләкин соңгы яңгырлардан соң икенче уңыш булыр дигән өметтәләр. Терлек азыгы култураларының күпчелек мәйданнарын биредә вика катнаш солы һәм башка культуралар били. Әле күртән түгел янә 200 гектарда катнаш культуралар чәчкәннәр. Аның яшел массасы сенаж запасын тулаландырачак. Шулай ук аның яшел массасын урып ваклап көз көннәрендә савым сыерларын өстәмә тукландырачаклар.
Ә икмәк культуралары басуларында уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәш бара бу көннәрдә. Россиялеләр уракка 28 июль көнне ныклап тотынды.
--Арыш гектар исәбенә егерме ике-егерме биш центнер төшә. Корылык шартларында бу начар күрсәткеч түгел,--ди “Россия” җәмгыяте директоры урынбасары Ренат Гарипов, уңыштан канәгать булып.
Шулай дип әйтерлек тә комбайнчы Ридаль Әхкамов, Гаетхан Шәйнуров, Алмаз Әбделхаков, Фларис Әхияровлар суктырган ашлыкны транс порт чараларын хезмәтләндергән Анфис Кашапов, Фигат Әхмәтҗанов, Илнур Суфияровлар ындыр табагына чак ташып өлгерә.
--Бүген алты-җиде сәгать эчендә комбаным бункерыннан бишенче тапкыр ашлык бушаттым. Җыем тагын да тулыланачак әле. Чөнки кичнең соңгы сәгатьләренә кадәр эшлибез,--дип сөйләп торды комбайнчы Гаетхан Шәйнуров 29 июль көнне.
Ярышып эшләрлек шартлар бар хуҗалыкта. Уракка төшкән көнне үк ындыр табагына мең центнерга якын ашлык кайтарылган.
Хуҗалык басуларын дүрт берәмлек Дон-1500 комбайны иңли. Өчесе арышны турыга җыеп суктыра. Берсе бөртекләрне тезмәләрдән җыеп алу белән мәшгуль.
--Урып-җыюны нинди ысул белән башкаруны басуның торышына карап билгелибез. Чүплерәк басуларда аеры ысулны кулланырга туры килә,--ди Ренат Гарипов, эшне оештыру нечкәлекләре белән таныштырып.
Ургыч машинистлары Динар Кашапов, Илнур Гыйләҗев, Денис Кашапов комбанчы Алмаз Әбделхаковка эш фронты әзерли бу көннәрдә.
Эш комплекслы алып барыла “Рссия”дә. Комбайннар икмәк суктыра, алар артыннан пресс-кыскычларны хезмәтләндергән Денис Вәсимов, Илназ Шәйнуровлар саламнгарны төргәкләргә кысып җыя бара.
Сабанашлык культуралары басуларының гектар биреме дә елына күрә югары булыр дигән өметтәләр. Игенчеләр көткән уңыш түгел дә соң. Булганы бәрәкәтле булсын, дигән фикердә игенчеләр. Башаклар торышына караганда, уңыш бар. “Россия” җәмгыяте иртә чәчү белән отты быел.