Шәхси эшкуарлар Рита Әхмәтова һәм Флидә Исламгалиевалар “Игелекле подписка” акциясенә кушылдылар.
Әлеге хәйрия акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә, күп балалы, аз керемле гаиләләргә, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә, туганнарга һәм якыннарга республикада чыгып килүче гәзит- журналларга подписка бүләк итәргә һәм эстафетаны танышларыңа тапшырырга кирәк.
Шушы көннәрдә акциягә Штәнде авылы эшкуарлары - Рита Әхмәтова һәм Флидә Исламгалиевалар да кушылды. Алар күп балалы гаиләгә һәм тыл хезмәтчәненә “Балтач таңнары” гәзитенә подписка бүләк иттеләр.
Саваплы эш башкаручы эшкуарлар билгеләвенчә, безнең халык матбугат аша район тормышы, көнүзәк проблемалар, якташларыбызның уңышлары турында дөрес мәгълүмат алырга тиеш.
-Район гәзитебезгә һәрчак язылып торабыз. Аның битләрендәге яңалыклар, райондашларыбызның казанышлары, шатлык-кайгылары турында күзәтеп торабыз. Аларның барысы да безгә кызыклы. Кешеләрнең яшәеше хакында уку аеруча якын. Гәзиткә язылмаган кешеләргә аптырыйбыз. Районда һәм күрше авылда нинди яңалыклар барын белмичә ничек яшәргә була, - ди алар.
Рита Әхмәтова һәм Флидә Исламгалиева икесе дә Штәнде авылыннан. Икесе дә шәхси эшкуарлар. Рита Хәниф кызы Штәнде һәм Яңа Балтач, ә Флидә Вәли кызы Штәнде һәм Мата авылларында кибетләр тоталар. Булдыклы эшкуарлар ике дистә елдан артык сәүдә өлкәсендә “кайныйлар”.
Күпъеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министрлыгының Почетлы грамоталары, район Хакимиятенең, авыл биләмәсенең күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Районда оештырылган хәйрия эшләренең берсеннән дә читтә калмый алар. Махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга, Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә озатылган гуманитар ярдәмнәрдә дә аларның өлеше бар. МХО зонасында катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрүдә дә актив катнашалар. Авыл биләмәсендә үткән чараларга да даими рәвештә спонсорлык ярдәме күрсәтеп торалар. Кыскасы, бар яклап та булдыра алар.
“Игелекле подписка” хәйрия акциясен шулай ук эшкуарлар Лилия Хөсәенова, Әлфия Садыйкова, Ирина Яниева, Лилия Хәйруллина, Лиана Сәхипова һәм Сәлих Имаевлар да күтәреп алды. Алар районда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, күп балалы гаиләләргә, тыл хезмәтчәннәренә район гәзитенә подписка бүләк иттеләр.