Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
16 апрель , 16:12

Хыяллар тормышка аша

Райондашыбыз Аксана Вәлинурова социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы ярдәмендә үз хыялын тормышка ашырды.

Хыяллар тормышка аша
Хыяллар тормышка аша

Райондашыбыз Аксана Вәлинурова социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм  программасы ярдәмендә үз хыялын тормышка ашырды.

Аксана Вәлинурова үз вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез сыйфатында исәптә торган. Биредә аңа социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы турында хәбәр итәләр. Аның электән үк парикмахер булу хыялы була. Һәм менә – аны тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килә.

Моның өчен ул Мәшгульлек үзәге ярдәмендә парикмахер һөнәрен үзләштерә һәм үз бизнес-планын төзеп, уңышлы яклый. Әле генә дигәндәй, язын, социаль контракт төзеп, үз эшен ачуга 350 мең сумлык субсидия ала.  

Хәзер аның үз парикмахер салоны бар. “Теләк булса – бар да була. Курыкмаска, югалып калмаска кирәк”, - ди Аксана Вәлинурова.

Автор:
Читайте нас: