Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
4 апрель , 16:07

“Эшкуарлык сәгате”ндә

Чираттагы эшкуарлык сәгатендә бер гариза бирүчедән 2 бизнес-проект каралды. Бу – “Тандыр” пекарнясын һәм Иске Балтач авылында ял базасын булдыру буенча проектлар.

“Эшкуарлык сәгате”ндә
“Эшкуарлык сәгате”ндә

Чираттагы  эшкуарлык сәгатендә бер гариза бирүчедән 2 бизнес-проект каралды. Бу – “Тандыр” пекарнясын һәм Иске Балтач авылында ял базасын булдыру буенча проектлар. Ял базасы мунчалар һәм ял зоналары белән модульле йортлар төзүне күздә тота.

Эшкуар билгеләвенчә, быел октябрь аенда пекарня ачарга планлаштыра, ә ял базасы 2026нчы елда эшли башлаячак.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев эшкуар чыгышын тыңлап, җаваплы хезмәткәрләргә закон кысаларында аңа ярдәм күрсәтергә кушты.

Автор:
Читайте нас: