Бүген, район Хакимиятендә, “АгроПрофи” җәмгыятендә 1200 баш савым сыерына исәпләнгән мегаферма төзү буенча бизнес-проект каралды.
Проектның бәясе 1 млрд. сумнан артык. Сыер абзары, яшь терлекләрне һәм инфраструктура объектларын тоту өчен биналар төзү күздә тотыла.
Мөрәҗәгать итүче белән бергә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар - проектны гамәлгә ашыру 30 яңа эш урыны булдыруны күздә тота.