Еллар узган саен Бөек Җиңүнең кадере арта бара. Яу кырында ятып калган батырларның исемнәре мәңге онытылмас, аларның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен үрнәк. Шушы изге максаттан чыгып Мата авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, мәһабәт һәйкәл төзелде.
2024нче елның май аенда авылның активистлары яңа һәйкәл төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Барысы да шунда ук бу изге эшне хуплап каршы алды һәм бердәм фондка акчалата ярдәм җыя башлады. 31нче майда ук булачак һәйкәлнең төп урынын эшләү башлана. Бүгенге көндә барлык эшләр дә тәмамланды – горур булып һәйкәл калкып чыкты.
Бу – гади генә һәйкәл түгел, ә ул – халык хәтере, ул – үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә өмет билгесе. Һәйкәл ачылу – авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен район өчен дә зур вакыйга булачак.
Маталылар һәм читтә яшәгән авылдашларының бердәм көче, күмәк ярдәме белән төзелгән әлеге һәйкәл аеруча күркәм урында – авыл уртасында урнашкан. Ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Зөфәр Вахиев истәлегенә булдырылган һәйкәл янында калкып чыкты. Ике һәйкәл бергә – үткән белән бүгенгенең, батырлык белән хәтернең берлеге буларак кабул ителә. Бу – чын мәгънәсендә халык һәйкәле, халык хәтере ул.
Шушы изге эшне башлап йөрүче Фәрзәнә Вахиева, Әлтәф Вахиев, ал-ял белми материаллар артыннан йөреп, башланган эшнең уңышлы тәмамлануына зур көч салган Гөлнара һәм Илфат Сафиннар, аларның уллары Азат һәм Булат, Рәфил Гыйльманшин, Зөләйха Мифтахетдинова, Шакир Сафин, Фәнзил Кашапов, Зөһрә Вахиева, эшчеләргә ашарга пешерүчеләр Нәсимә Сафина, Фидалия Вахиева, Эльвера Солтанова, электр эшләрен башкаруда зур өлеш керткән Рәмзил Гыйльманшин, Мөдәрис Талипов, Рәшит Солтанов, Фәлгать Гарифуллиннарга рәхмәт сүзләрен җиткерә маталылар.
—Аллаһыга шөкер, барыбызның да тырышлык белән һәйкәл төзү эшен тәмамладык. Бу изге, саваплы эштә ярдәмләшкән һәр кешегә зур рәхмәт, аеруча чит төбәкләрдә яшәгән кадерле авылдашларыбызга. Бар җирдә дә мондый эшне авыл халкы көче белән үз акчаларына гына башкарып чыга алмыйлар, ә без үзебезнең авыл халкының бердәмлеге, изге күңелле булуы белән җиңеп чыктык. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын, - ди һәйкәл төзелешенең төп спонсоры, шәхси эшкуар Гөлнара Сафина. Аның бу изге эштәге өлешен, хезмәтен бәһалап бетерү мөмкин түгел. Ул үзенең күңел җылысын, матди ярдәмен кызганмый, авылдашларының истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте.
Һәйкәлне ачу тантанасы Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрү планлаштырылган. Биредә Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә яу кырларында башларын салган, җиңү белән кайтып тыныч тормышта яшәп арабыздан киткәннәр рухына изге Корьән аятьләре укылачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт карау һәм солдат боткасы белән сыйлану мөмкинлеге булачак. Тантаналы чара бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Исәнлектә-саулыкта шатлыклы очрашу насыйп булсын.
Бу һәйкәл – киләчәк буыннарга юл күрсәтүче үзенчәлекле бер маяк, ул Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык хисләрен тәрбияләүдә зур роль уйнар дип ышанабыз. Безнең бурыч – үткәннәрне хөрмәтләү, бүгенгене саклау һәм киләчәкне кайгырту. Мата авылы халкына бу изге башлангычларында зур уңышлар телибез. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын!