“Атайсал” проекты–кече Ватаныбызга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге. Ул Башкортстаннан чыккан кешеләрне туган җире белән элемтәләрне уртак мәнфәгатьләр нигезендә берләштерүгә этәрә, республиканың имиджын ныгытуга, шулай ук авыл халкын борчучы күп кенә проблемаларны хәл итүгә, һәйкәлләр һәм обелисклар, мәчетләр һәм чиркәүләр, спорт һәм балалар мәйданчыкларын тергезү һәм төзү, шулай ук музейлар, парклар, ял итү зоналарын булдыру, спорт һәм музыкаль чаралар үткәрү, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү, аларны җир хезмәтенә тарту һәм авыл тормышын популярлаштыру максатында яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән.
-Һәр кешенең ул дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган, тормышта иң мөһим сүзләрне әйткән йөрәгенә аеруча кадерле урыннары бар. Бу – кече Ватан. Аның белән бәйле җылы хисләр безнең белән мәңгегә кала, җанны җылыта, дөрес юлга әйди, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Атайсал” проектына старт бирү тантанасында.
Кече Ватанга ярдәм итү буенча “Атайсал” проекты идеясен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2019нчы елның ноябрендә туган авылында –Ишембай районының Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында тәкъдим итте. Аның максаты –төрле хәйрия программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр, туган авылы тормышына битараф булмаган кешеләрне табу.
–Бездә кечкенә авыллардан һәм шәһәрләрдән чыккан билгеле кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсы үзенең кече ватанына ярдәм күрсәтсә, бу урыннардагы тормыш дәрәҗәсен сизелерлек үзгәртәчәк. Беләм, күп кенә эшкуарлар болай да ярдәм итә, әмма без бу эшне системалаштырырга телибез. Шул максат белән “Атайсал” проектын эшләтеп җибәрәбез, – диде төбәк җитәкечесе.
Әлеге проектны балтачлылар да хуплап алды. Аның кысаларында бихисап изге эшләр башкарылды. Мәсәлән, Югары Карыш урта мәктәбе “Юнармия”челәре киемле булды.
Совет чоры кешеләре арасында пионер-комсомол оешмаларын сагынмаганы сирәктер. Хәзер инде алар тарихта калды. Алар урынына лаеклы алмаш килде – “юнармия”челәр. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан “Юнармия” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте барлыкка килде.
Югары Карыш урта мәктәбенең “Юнармия”челәренә “Атайсал” проекты ярдәмгә килде. Проект кысаларында биредәге мәктәпне тәмамлаучылар – Зиләзекүл авылында туып-үскән Рәвис Баһаветдинов һәм Анновка авылында туып, хәзер Мәскәүдә яшәгән Фидан Шәриповлар хәйрия ярдәме күрсәттеләр. 6 “Юнармия”че киемле булды. Аларга махсус футболкалар, чалбарлар, береткалар, берцылар һәм курткалар алынды.
-Юнармия хәрәкәте сафы ел саен тулылана бара. Алар үзләренең әлеге хәрәкәтнең вәкилләре булулары белән горурланалар. Ә без алар белән. Безнең “Юнармия”челәребезгә махсус формалар алуда ярдәм иткән “Атайсал” проектына һәм, аеруча, Рәвис Баһаветдинов һәм Фидан Шәриповларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Берәр нинди ярдәм кирәк булса, бер тапкыр да “юк” дигәннәре юк аларның, ничек кирәк, шулай яхшы итеп эшләп тә куялар, эшне оештыра да беләләр, туган җирләре, авыллары, мәктәпләре өчен җан атып торалар. Кыскасы, туып-үскән җирләренең ышанычлы чын уллары алар, - ди Югары Карыш урта мәктәбе директоры Рита Кашфуллина.
Шундый изге ниятле, якташларына риясыз ярдәм күрсәтергә әзер, туган нигезләре, авыллары өчен җан атып торучылар булганда “Атайсал” проекты яши һәм тагын да зуррак эшләре белән куандыруына шик юк.