Барлык яңалыклар
Атайсал
25 июль , 09:52

Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр

Башкортстан Башлыгы “Атайсал” проекты идеясен 2019нчы елның ноябрендә Ишембай районының Сайран авылында эш сәфәре барышында күтәреп чыкты.  Аның кысаларында Балтач районында үткән 2023нче елны бик күп кирәкле, мөһим һәм файдалы эшләр башкарылды.

Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр
Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр

Башкортстанда һәм читтә зур уңышларга ирешкән якташларыбыз арасында кечкенә авыллардан һәм шәһәрләрдән чыккан кешеләр бихисап. Әгәр дә аларның кайсылары булса да үзенең кече Ватанына күпмедер булса да ярдәм итсә, авыллар, районнар тормышы шактый үзгәрәчәк. Беләм, күп кенә эшкуарлар болай да ярдәм итә, әмма без бу эшне системалаштырырга телибез. Шул максат белән “Атайсал” проектын эшләтеп җибәрәбез,—диде республика Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында “Атайсал” проекты эшли башлар алдыннан.

Башкортстан Башлыгы “Атайсал” проекты идеясен 2019нчы елның ноябрендә Ишембай районының Сайран авылында эш сәфәре барышында күтәреп чыкты.  Аның кысаларында Балтач районында үткән 2023нче елны бик күп кирәкле, мөһим һәм файдалы эшләр башкарылды.

Мәсәлән, Иске Балтачта „Хәрби һәм хезмәт даны” аллеясы ачылды. Ул биредәге программа кысаларында Кизгәнбаш авылыннан чыккан, Ижау шәһәрендәге “Иждрил холдинг” компаниясенең генераль директоры Флорид Фәйрушинның финанс ярдәме белән төзелде.

Мәнәгәз авылыннан чыккан комммерцияле булмаган “Касатка СН” хәвефсезлек махсус программалары һәм махсус билгеләнештәге подразделенияләр ветераннарын реабилитацияләү үзәге җитәкчесе Валерий Сабанов район өчен бихисап изге эшләр башкарды - “Балтач марафоны” җиңел атлетика йөгереше, төрле спорт чараларын оештыруда зур ярдәм күрсәтте. “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында шөгыльләнүче яшь футболчыларга фирмалы формалалар, туплар бүләк итте.

Аның инициативасы белән Мәнәгәз авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга багышланган һәйкәл барлыкка килде. Шулай ук аның артында Җиңү бакчасы да булдырылды. Анда 44 каен утыртылды. Бөек Ватан сугышы яланыннан тап шул чама солдат әйләнеп кайтмаган. Һәр агачка һәлак булган яугирнең исеме язылган табличка эленде. Шунда ук хезмәт фронтында катнашучылар истәлегенә 10 чыршы утыртылды.

Штәнде авылында яшәүче шәхси эшкуар Рамил Хаков үзенең “МАЗ” автомашинасында улы Камил белән Донецкига гуманитар ярдәм алып бардылар. Яугирләргә алгы сызыктагы позицияләрне ныгыту өчен төзелеш материаллары, авылларда яшәүче хатын-кызлар кискән токмач, башка кирәк-яраклар, районнан адреслы посылкалар тапшырылды.

Шәхси эшкуарлар  Гөлүсә һәм Радик Әмирҗановлар - районда маскировка челтәрләрен үрү эшенең инициаторлары.  Алар җитәкчелегендә райондаш яугирләр өчен бихисап маскировка челтәрләре, “коры душ”лар һәм башка кирәк яраклар эшләнә.

—“Атайсал” проектын тормышка ашыру кысаларында районда ярдәм күрсәткән якташларыбыз шактый. Бу бик куанычлы вакыйга.  Әлеге проект буенча районда башкарылган эшләр көннән көн арта. Ул барлыкка килүгә күп вакыт үтмәсә дә, бихисап мөһим эшләр башкарылды. Туган җиребез өчен җан атып яшәгән якташларыбыз белән горурланабыз, —ди туризм һәм эшкуарлык буенча баш белгеч Айсылу Җиһангирова.

Әлеге проект кысаларында районның авыл биләмәләрендә дә төрле изге эшләр башкарылып килә. Бары тик бердәм тырышлык белән авылларыбызны тагын да матуррак һәм төзегрәк итә алабыз. Районның шундый киң күңелле, туган җиренә битараф булмаган шәхесләре булганда “Атайсал – кече Ватан” проекты тагын да зуррак эшләре белән куандырыр әле.

Гомум алганда,  “Атайсал – Кече Ватан” проекты 2021елның 1нче мартында старт алды һәм проектны гамәлгә ашыру чорында аның катнашучылары 5,5 меңнән артык (5600) булган, 27 меңнән артык (27 541) проект булдырылган, шуларның 26 857се  тормышка ашырылган. Узган елда 3500 кеше катнашкан булса, бүген катнашучылар саны 5,5 меңнән артып киткән. Катнашучылар арасында илебезнең 20дән артык төбәгендә яшәүче меценатлар бар. Тәмамланган проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән гомуми сумма якынча 1,4 млрд сум тәшкил иткән.

Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр
Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр
Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр
Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр
Туган җиребезгә – чын күңелдән изге гамәлләр
Автор:
Читайте нас: