Барлык яңалыклар
Атайсал
25 апрель 2023, 15:11

Иске Балтачта “Дан” скверы булдырылачак

Биредә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар турында мәгълүмат стендлары урнаштырылачак.

Иске Балтачта “Дан” скверы булдырылачак
Иске Балтачта “Дан” скверы булдырылачак

“Атайсал” проекты кысаларында Иске Балтачта "Дан" скверы булдырылачак. Биредә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар турында мәгълүмат стендларын урнаштыру планлаштырыла. 

“Иске Балтач авылы үзәгендә “Дан" скверын булдыру проектын “Атайсал” порталында тәкъдим иттем һәм моны Кизгәнбаш авылыннан чыккан якташыбыз Флорид Фәйрушин хуплады.

Бу эшне әле үк башлыйбыз. Бүген коллегалар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән төзелеш эшләре күләме мәсьәләләре турында фикер алыштык”, - дип яза район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә.

Исегезгә төшерәбез, "Атайсал" порталында үз проектыңны тәкъдим итәргә яки булган проектларга кушылырга мөмкин - Сылтама

Иске Балтачта “Дан” скверы булдырылачак
Иске Балтачта “Дан” скверы булдырылачак
Автор:
Читайте нас: