Барлык яңалыклар
Атайсал
14 февраль 2023, 15:38

Валерий Сабанов балтачлыларга ярдәм итә

Мәнәгәз авылыннан чыккан Валерий Сабанов Кече Ватан өчен файдалы эшләр елында күп эшләр планлаштыра

Валерий Сабанов  балтачлыларга  ярдәм итә
Валерий Сабанов балтачлыларга ярдәм итә

Иске Балтач. 14 февраль - "Балтач таңнары". Мәнәгәз авылыннан чыккан Валерий Сабанов Кече Ватан өчен файдалы эшләр елында күп эшләр планлаштыра.

 

Валерий Сабанов-запастагы  офицер, күпсанлы фәнни мәкаләләр һәм методик кулланмалар, шигырьләр һәм музыка авторы, Журналистлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы.  Ул актив тормыш позициясе булган кеше.   Валерий Александрович Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы игълан ителгәнче үк күп эшләр башкарырга өлгерде

Валерий Сабанов   Мәнәгәз авылында  үзенең шәҗәрәсен алып бара. Нәкъ менә шунда ул т Йөгерек Танып елгасында йөзәргә өйрәнгән, Сабантуй бәйрәмендә җирле малайлар белән көрәштә беренче тапкыр бил ныклыгын сынаган    һәм атта  иярсез йөрергә өйрәнгән. Хәзер ул Санкт-Петербургта яши, әмма үзенең кече ватанын һәрвакыт истә тота һәм менә берничә ел инде авыл һәм бөтен район тормышында актив катнаша.

Валерий Сабанов Мәнәгәз авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәйкәл кую идеясе авторы була, аны булдыру буенча  күп  чыгымнарны үз иңнәрендә күтәрә. Ә менә совет халкының рухының ныклыгын һәм какшамаслыгын гәүдәләндерүче,   Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемнәре белән обелиск «Бердәм Россия» партиясенең «Реаль эшләр»проекты ярдәмендә барлыкка килде. Скульптура үзе монолит граниттан «Яңарыш» мәдәни һәм тарихи мирасны саклау фонды ярдәмендә булдырылган, аның өслеге бронза буяу белән капланган, биеклеге – дүрт метр, авырлыгы өч тоннага якын. Композициягә фронтка киткән авыл кешеләренең исемнәре уеп язылган: 80 кеше, шуларның 44е яу кырларында калган.

Вакыт узу белән Валерий Александровичның битараф булмавы аркасында авылда Җиңү скверы барлыкка килде. Ул территорияне чистартырга һәм төзекләндерергә, эскәмияләр сатып алырга һәм урнаштырырга, чәчәкләр булдырырга һәм утыртырга булышты. Ә узган ел Җиңү көне алдыннан Ватан сугышында катнашучыларның барлык тол хатыннарына һәм авыл пенсионерларына бүләкләр тапшырды.

- Туган ил, әни кебек, бер генә була ала. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә зур мегаполиста эшләргә туры килмәсә дә, һәр кеше өчен туган  авыл якын булачак.

Монда безнең нәсел  башланган. Үз районыбызга, авылга ярдәм итү – якташларыбызга, балачагыбызда булган бар нәрсәгә һәм безнең кем булуыбызга рәхмәтебезне белдерү дигән сүз, - дип уртаклаша Валерий Сабанов. - Фикердәшләрем булуына шатмын, аларның иң активы – Камил Локманов.

Мин үз планнарымны тормышка ашырган саен,   әлеге процесска авылдашларымны җәлеп итәм, аларның активлыгы арта бара.

 Запастагы офицер күп вакытын  спортка, хәрби-патриотик тәрбиягә багышлый. Шул ук вакытта төрле ярышлар оештырып һәм үткәреп кенә калмый

үсеп килүче буынны өйрәтә, ләкин үзе дә ярышларда актив катнаша: ул   дзюдо һәм самбо буенча Россия чемпионатларында, көч структуралары арасында мини-футбол, йөгерү һәм скандинавия йөреше буенча җиңүче һәм призеры.

Ул үзе дә катнашып,   ике  тапкыр  җиңел атлетика йөгерешен оештырды.    .

Валерий Сабанов туризм өлкәсен дә игътибарсыз калдырмады. Мәктәп һәм һөнәри уку йортлары укучылары арасында Балтач районы буенча иң яхшы туристлык маршрутына конкурс оештырды. Проектның иң яхшы катнашучыларын номинацияләр буенча бүләкләде. Быел ул районда экскурсия маршрутларын формалаштыру эшен дәвам итәргә планлаштыра. Валерий Александрович "Иҗтимагый эшчәнлек" номинациясендә "Якташлар" проектының җиңүчесе булды. Аңа «Республика данын яклаган өчен!». Быел Валерий Сабановның тагын бик күп файдалы эшләре планлаштырылган. Ул балалар футбол клубы үсешенә күбрәк вакыт һәм көч сарыф итәргә, шул исәптән Санкт-Петербургтан «Зенит» футбол академиясе тренерларын чакырырга; «Балтач марафоны» нда катнашучыларның географиясен киңәйтергә һәм аны Гомумроссия географиясе итәргә, ә туган авылында Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган һәр авылдашы хөрмәтенә исемле такталар куелган каен агачлары  аллеясе   бцлдырырга  тели.

 

Ләйсән Фәйзуллина

Автор:
Читайте нас: