Барлык яңалыклар
Атайсал
21 ноябрь 2022, 22:16

Шаран районында коралай браконьерлар корбаны булган

Шаран районы Шарлыкбаш авылы янында билгесез кешеләр бер яшькә кадәр коралай бәрәнен аткан

Шаран районында коралай  браконьерлар корбаны булган
Шаран районында коралай браконьерлар корбаны булган

Шаран. 21 ноябрь - "Балтач таңнары". Шаран районы Шарлыкбаш авылы янында билгесез кешеләр бер яшькә кадәр коралай бәрәнен аткан.

 

Шаран районында законсыз ау  очрагы теркәлгән. 20 ноябрьдә Башкортстан Экология министрлыгы инспекторлары рейд вакытында, ату ярасы белән, коралай түшкәсенә тап булганнар.  Шарлыкбаш авылыннан 2,5 километр көньяктагы кырда  һәлак иткәннәр мәхлукны.

Үтерелгән хайванга да  бер яшь тә тулмаганлыгы  ачыкланган. Экология министрлыгында аныкланганча, кыр кәҗәләренә рөхсәтләр бирелмәгән, өстәвенә, биредә бу хайваннарның саны аз. Браконьерлык фактыннан  каргый хайваннар дөньясына   200 мең сум  зыян килгән.

Тикшерү  эшләре бара.

Автор:
Читайте нас: