Аскын. 18 ноябрь- "Балтач таңнары". Бүген, 18 ноябрь көнне Аскын районында «Минем кече Ватаным - Атайсал» муниципаль форумы бара. Анда балтачлылар да катнаша.
Форум программасында тематик секцияләр, дискуссия мәйданчыклары, эшлекле уеннар, күргәзмәләр үткәрү планлаштырылган.
Җыенда катнашучыларны Хакимияте башлыгы Динис Йосыпов сәламләгән. Форумда БашкортстанРеспубликасы башлыгы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев һәм башка дәрәҗәле кунакларныж чыгышлары тыңланган.
«Минем кече Ватаным - Атайсал» муниципаль форумы эшендә Балтач районыннан район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә делегация катанаша.