Барлык яңалыклар
Атайсал
29 март 2022, 11:56

Тәтешле районында күп балалы ана үз эшен ачарга исәпли

Тәтешле районында күп балалы ханым , үзенең офисын ачып, онлайн-сәүдә белән шөгыльләнергә карар иткән.

Тәтешле районында күп балалы ана үз эшен ачарга исәпли
Тәтешле районында күп балалы ана үз эшен ачарга исәпли

Югары Тәтешле. 29 март - "Балтач таңнары". Тәтешле районында күп балалы ханым , үзенең офисын ачып, онлайн-сәүдә белән шөгыльләнергә карар иткән.

Үзенең  бизнес-проектын ул район хакимиятендә “Эшмәкәрлек инициативасына ярдәм”   милли проекты кысаларында атна саен  үткәрелә торган    “Эшмәкәр сәгатендә” тәкъдим иткән.   

“Эшмәкәр сәгате " ндә район Хакимияте башлыгы Фәнур Шәйхисламов балигъ булмаган өч бала анасы Ольга Сираҗетдинова белән очрашкан. Ул үз эшен ачу, шулай ук офис өчен яраклы бина сайлау мәсьәләләре буенча консультация һәм методологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

“Күптән онлайн-сәүдә өчен офис турында хыяллана идем, "Tatplus shop" интернет-кибетендә үзмәшгульлек сыйфатында билгеле бер тәҗрибәм бар, шулай ук клиентлар базасы да бар. Үз бизнесымны киңәйтергә телим. Күптән түгел аз керемлеләр өчен АСПК программасында катнашу мөмкинлеге турында белдем, дәүләт ярдәме алу өчен документлар тапшырырга булдым. Бизнес-план өстендә эшлим, үз чыгымнарымны һәм керемнәремне чамалыйм. Әгәр комиссия минем идеяне хупласа,   клиентларга хезмәт күрсәтә алам. Офис җиһазлары, оргтехника сатып алырга кирәк. Район үзәгендә арендага алу өчен  бина эзли башладым,”, - дип үз планнары белән уртаклашкан  Ольга.

 

 

 

Автор:
Читайте нас: