Барлык яңалыклар
Атайсал
28 февраль 2022, 14:56

Балтачлылар, пакеттагы орлыклар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә беләсезме?

Балтачлылар, белеп калыгыз, файдалану соргы чыккан яки башка кимчелекләре булган орлыклар сатып алсагыз, аларны кире кайтара алмыйсыз.

Иске Балтач. 28 февраль -"Балтач таңнары". Балтачлылар, белеп калыгыз, файдалану соргы чыккан яки башка кимчелекләре булган орлыклар сатып алсагыз, аларны кире кайтара алмыйсыз.

Яз көннәрендә яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыкларын  сату активлаша.

 Башкортстан  Республикасы буенча Россельхознадзорның   фитосанитар күзәтчелек идараәсе орлыклар сатып алганда нәрсәгә игътибер итәргә кирәклеге турында искәртә

Орлык сатып алганда  ялганчылар  корбаны булмас өчен, барыннан да элек, пакетларны маркировкалауга игътибар итәргә кирәк.

Россия Федерациясе территориясендә ваклап сату өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары тутырылган кече габариттагы пакетта   авыл хуҗалыгы  культуралары  орлыкларын җитештерүче яки импортлаучы оешма (авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын Россия Федерациясендә әйләнешкә кертүгә бәйле эшчәнлек алып баручы затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда), авыл хуҗалыгы культурасының исеме,   сорты, стандарт билгеләре, орлыкның чәчүгә  һәм сортына яраклылык  сыйфатын күрсәтүче техник шартлар, партия саны, төргәкләү датасы турында мәгълүмат булырга тиеш. Шулай ук орлыкларның авырлыгы яки пакетта ничә данә икәнлеге күрсәтелә.  

 Папкетта, озату документларында күрсәтелгәннәргә туры килмәгән башка мәгълүмат булырга тиеш түгел. Ә өстәмә    мәгълүмат  бирергә  рөхсәт ителә .

.Сатучының продукциянең сыйфаты турында   «Яраклылык сертификаты» яки «Орлык таныклыгы» кебек документлар булырга тиеш.   Селекция казанышлары дәүләт реестрына кертелгән  сортлар орлыкларын  (сорт кирәк-яраклары, килеп чыгышы һәм сыйфаты турында мәгълүмат булганда) сатарга  рөхсәт ителә. Сатыла торган орлыкларның  һәр партиясенә «Яраклылык сертификаты» булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын ирекле сертификацияләү сәбәпле,  орлыкларны апробация акты  һәм сынау беркетмәсе   белщн сатарга мцмкин.                                                   .

Шулай ук  файдалану вакыты чыккан орлыклар сатып алудан сак булырга  кирәк. Орлыкларның яраклылык вакыты төрлечә  һәм культураның биологик үзенчәлекләренә, саклау шартларына, транспортлауга һәм эшкәртү алымнарына бәйле. Мәсәлән, укроп, сельдерей, петрушка, кишер, пастернак, ревень  һәм башка  культуралар орлыгының яраклылык срогы 1-2 ел.

 Өченче елдан соң мондый орлыкларның  тишелеше 25 процентка кадәр кими.

Кызганычка каршы, әгәр сез намуссыз сатучыдан файдалану срогы чыккан яки башка кимчелекләре булган орлыклар сатып алсагыз, аларны  сатучыга кире кайтара алмыйсыз.    РФ Хөкүмәте Карары белән расланган , кире кайтарылырга яки шундый ук товарга алмаштырылырга тиеш булмаган  азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә, үсемлекләр кире кайтарылмый.  Уяу булыгыз!

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: