Барлык яңалыклар
Атайсал
28 февраль 2022, 15:34

Балтач хуҗабикәләре колагына: Мондый вак бәлеш табында озак тормый

Бәлеш һәм башка кыздырылган пирожкилар өчен искиткеч камыр рецепты тәкъдим итәбез. Үзе йомшак, тышы кетердек. Матур итеп бөрелә, кыздырганда ярылмый һәм ачылмый.

Бәлеш һәм башка кыздырылган пирожкилар өчен искиткеч камыр рецепты тәкъдим итәбез. Үзе йомшак, тышы кетердек. Матур итеп бөрелә, кыздырганда ярылмый һәм ачылмый.

Бәлеш өчен безгә кирәк була:

200 мл сөт

7 г коры чүпрә

1 йомырка

1-2 аш кашыгы шикәр

1 чәй калагы тоз

6 аш кашыгы үсемлек мае

400-500 г он.

Җылытылган сөттә чүпрә һәм шикәрне эретәбез, күбекләр пәйда булачак. Шул вакытта йомырка кушып болгатабыз. Бу катнашмага иләнгән он өстәп бутыйбыз, азактан үсемлек мае кушабыз. Камыр йомшак, әмма ябышып тормый торган булырга тиеш.

Күләме ике тапкыр артканчы куеп торабыз. Аннары камыр басабыз һәм эчлек салып пешерә башлыйбыз.

Бәлешләрегез тәмле булсын!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: