Барлык яңалыклар
Атайсал
24 февраль 2022, 12:06

Балтачлылар, электрон култамга алу тәртибен беләсезме?

Балтачлылар беләсезме, квалификацияле электрон култамганы алдан язылмый да алырга мөмкин.

Балтачлылар, электрон култамга алу тәртибен беләсезме?
Балтачлылар, электрон култамга алу тәртибен беләсезме?

Иске Балтач. 24 февраль - "Балтач таңнары". Балтачлылар беләсезме, квалификацияле электрон култамганы алдан язылмый да алырга мөмкин.

 

Квалификацияле электрон имза (КЭП)  алу  өчен алдан язылмыйча, салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моның өчен компания җитәкчесе, шәхси эшмәкәр яки нотариусның,   паспорт, СНИЛС, ИНН һәм USB- йөрткеч (токен) кебек документилары булырга тиеш. Мондый йөрткечеләрне җитештерүче дистрибьюторларыннан һәм махсус интернет-кибетләрдән сатып алырга яки аларны таләпләргә туры килгән очракта инде булган йөрткечләрне кулланырга мөмкин.

Мондый  култамга белән имзаланган электрон документ кәгазьдә имзасы һәм мөһере булган кәгазьгә тиң булачак.  Бу  имза дәүләт органнарына, мәсәлән, салым декларациясенә, судларга электрон счет-фактураларга имза салу, дәүләт хезмәтләре алу һәм башка күп кенә оешмаларга электрон документлар җибәрергә мөмкинлек бирә. һ. б.

Шулай ук  элкектрон имза эшләү өчен  гаризаны электрон формада Россия Федераль салым хезмәтенең "Юридик затның шәхси кабинеты" яки "шәхси эшкуарның шәхси кабинеты"сервислары аша   җибәрергә мөмкин.  Гариза эшкәртелгәннән соң   үзең сайлаган  инспекциядән электрон имзаны барып алырга кирәк.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин www.nalog.gov.ru к

Электрон култамганы  Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 95/2 йорт, 106 кабинет адресы буенча шәхсән мөрәҗәгать итеп  алырга була.

 

Россия Федераль салым хезмәтенең дүртенче  санлы районара инспекциясе

Автор:
Читайте нас: