Барлык яңалыклар
Атайсал
9 декабрь 2021, 11:59

Швейцария эшкуарлары җиңел юл белән ахирәткә күчү аппараты уйлап тапкан

Паника да, буылу да юк…

 

Паника да, буылу да юк…

Швейцария эшкуарлары күккә (яки җиргә) ашу (дөресрәге ахирәткә күчү)  өчен аппарат уйлап тапкан.

Моның өчен бары тик шушы капсулага кереп ятарга һәм төймәгә басарга гына кирәк. Шуннан соң ярты минут эчендә капсула азот белән тула. Кеше дезориентации һәм эйфория хисе кичерә, ә аннары аңын югалта, һәм үлеп китә…

Капсуланы үзең теләгән урынга, мәсәлән, табигать коагына илтеп урнаштырырга мөмкин.

Чыганакта хәбәр ителүенчә, Швейцариядә бу әйберне җитештергән кешеләр аның хуплануын көтәләр. Бу илдә эвтаназия рөхсәт ителгән, һәм узган ел аннан 1,3 мең кеше файдаланган.

 

Автор:
Читайте нас: