Барлык яңалыклар
Атайсал
30 октябрь 2021, 17:16

Иске Тимкәдә "Нур" мәчете ачылды

Иске Тимкәдә "Нур" мәчетен ачу тантанасы Югары мөфти-- Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашлыгында узды

Иске Тимкәдә "Нур" мәчете ачылды
Иске Тимкәдә "Нур" мәчете ачылды

Иске Тимкә. 30 октябрь - "Балтач таңнары". Иске Тимкәдә "Нур" мәчетен ачу тантанасы Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашлыгында узды.

Иске Тимкә авылында бүген искиткеч вакыйга шаһиты булды. Авылда "Нур" мәчете ачылды! Авыл халкы, авылдан чыккан кешеләр тврышлыгы белән ике елга вакыт эчендә иман йорты төзелде. Тимкәлеләр барысы да, мөмкинлекләренә карап, уртак эшкә үз өлешен кертте. Төзелешкә кем - йөз, кем - мең, кем - ун мең, ә кем йөзләрчә мең сум акча салды. Үзенең осталыгы белән ярдәм күрсәтүчеләр дә бихисап булды. Күп эшләрне өмәләр сыйфатында башкардылар.

Мәчетне ачу тантанасында Югары мөфти -- Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шейхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин катнашты.

Тәлгать Таҗетдин, җыелучылар алдында чыгыш ясап, яңа мәчетнең авыл мәдәният йорты янында  урнашуы  аерым мәгънәгә ия булуын билгеләде., Чөнки мәчет һәрвакыт  мәгърифәт  һәм мәдәният үзәге булырга тиеш.

Безнең районга эш сәфәре барышында Талгать Таҗетдин, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында, Иске Балтачтагы "Батырша музее"нда, Усман һәм Иске Уразай авыллары мәчетләрендә булды.

Иске Тимкәдә "Нур" мәчете ачылды
Иске Тимкәдә "Нур" мәчете ачылды
Иске Тимкәдә "Нур" мәчете ачылды
Иске Тимкәдә "Нур" мәчете ачылды
Автор:
Читайте нас: