Барлык яңалыклар
Атайсал
9 сентябрь 2021, 11:01

Түбән Карыш авыл мәдәният йортының “Умырзая” төркеме зур чараларның бизәге

Түбән Карыш авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Лилия Фәүзетдинова Балтач районы мишәрләренең мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше өчен республика Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәхмәт хатын Лилия Солтанбәк кызына Башкортстан Республикасы Мәдәният министры Әминә Шәфикова тапшырды.

Әйткәнемчә, Лилия Фәүзетдинова — “Умырзая” мишәр фольклор төркеме җитәкчесе.

Төркем йорт хуҗабикәләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, почта элемтә хезмәте хезмәткәрләреннән тупланган. Әбиләрдән, әниләрдән, төрле чыганаклардан тупланган мишәр фольклорын өйрәнү, аны арытабан үстерү һәм киң катлам халыкка биткерү өстендә эшли умырзаялылар. Иске Балтач авылында узган зур чарада бу төркемнең сагу чыгышы тамашачыларда да, килгән кунакларда за җылы тәссоратлар калдырды.

 Төркем өчен өр-яңа костюмнар тектергәч, яңа дәрт, яңа чәм белән эшкә тотынган түбән карышлылар. Афарин! Уңышлар сезгә!

Түбән Карыш авыл мәдәният йортының “Җидегән чишмә” төркеме зур чараларның бизәге
Түбән Карыш авыл мәдәният йортының “Җидегән чишмә” төркеме зур чараларның бизәге
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: