Барлык яңалыклар
Атайсал
7 сентябрь 2021, 22:09

Балтачта мишәр милли-мәдәни үзәге ачылачак

8 сентябрьдә Балтач районында мишәр тарихи-мәдәни үзәген ачу тантанасы узачак

Балтач таңнары Ачык чыганаклардан Балтачта  республиканыңмишәр милли-мәдәни үзәге эшли башлаячак
Балтачта республиканыңмишәр милли-мәдәни үзәге эшли башлаячакФото:Балтач таңнары / Ачык чыганаклардан

Иске Балтач. 7 сентябрь- "Балтач таңнары".8 сентябрьдә Балтач районында  мишәр тарихи-мәдәни үзәген ачу тантанасы узачак.

 Үзәк Башкортстан мишәрләренең тарихи-мәдәни кыйммәтләрен торгызу, өйрәнү һәм саклап калу максатыннан  ачыла. БР Халыклар дуслыгы йорты филиалы район үзәгендә-Иске Балтач авылында урнашачак. Дәүләт бюджет учреждениесе структурасында барлыгы 26 тарихи-мәдәни үзәк бар. Алар Башкортстан халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын, көнкүрешен, телен, фольклорын саклау буенча планлы эш алып баралар. Бүгенге көндә мишәрләр шулай ук Борай, Караидел, Кушнарен, Чакмагыш, Дәүләкән һәм Башкортстанның башка районнарында яшиләр. Россиядә аларны Чиләбе өлкәсендә, Чувашстанда,Татарстанда, Себердә һ. б. илләрдә очратырга мөмкин

Моңа кадәр биредә рәсмиләштерү эшләре алып барылды. Үзәктә районның барлык мишәр авылларыннан борынгы көнкүреш әйберләреннән музей да урын алган. Район җитәкчелеге, мәдәният бүлеге, район иәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм район китапханәчеләре үзәкне булдыру эшләре барган көннәрдә ару-талу белми эшләделәр.

Үзәк Бшкортстан Республикпсы Халыклар дуслыгы йорты карамагындагы учрежденинләрнең берсе булачак.

Башкортстанның мишәр тарихи-мәдәни үзәге белән Айдар Сираев җитәкчелек итә.

Чара 11.00 сәгатьтә «Башкортстан Республикасы Милли палитрасында Башкортстан мишәриләре» дигән түгәрәк өстәл белән ачыла. Район мәдәният йортына галим - тарихчылар, филологлар һәм туган якны өйрәнүчеләр җыелачак. Алар мишәрләрнең мәдәният, тарих, топонимика, тел үзенчәлекләре һәм фольклорга керткән өлеше турында фикер алышачак. "1812 елда Башкорт-мишәр полкларының Парижга барып җитүе тарихи чыганаклардан мәгълүм. Полк якынча 1798 елда оештырыла. 1920 елгы халык санын алу материаллары буенча  «Мишари» сүзенең килеп чыгышы вариантлары төрле. Бер галимнәр раслаганча,алар-сугышчан мадъярлар яки маджарларның нәселе булып исәпләнә. Башка чыганаклар буенча, Новгород, Пенза өлкәләренең тарихи территорияләренә караганда, кал дип аталган җирнең булуы билгеле. Патша хакимияте үз динендәге хезмәткәрләрен Россия империясе чикләре буенча күчерәләр һәм аларны «карлыклар» яки «мишарлар»дип атыйлар.

БР Халыклар дуслыгы йорты филиалын ачу тантанасында кунаклар башкорт, рус, татар, мари, удмурт һәм мишар халыкларының милли өстәлләрен карый алачак. Чара мишәр фольклор коллективлары катнашында концерт программасы белән тәмамланачак.

     

Балтачта мишәр милли-мәдәни үзәге ачылачак
Балтачта мишәр милли-мәдәни үзәге ачылачак
Балтачта мишәр милли-мәдәни үзәге ачылачак
Балтачта мишәр милли-мәдәни үзәге ачылачак
Автор:
Читайте нас: