Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 Май 2023, 11:41

Мата авылында Җиңү көне уңаеннан солдат боткасы пешерделәр

Авыл уртасында халык мәш килде. Мондагы үзенчәлекле тәмле солдат боткасы исе бөтен авылга таралган иде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Мата авылында  митинг узды. Чарада авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев, укучылар һәм битараф булмаган авыл халкы катнашты.  

Һәлак булган батырларны, җиңүне якынайтышкан һәм бакыйлыкка күчкән тыл ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәл итәгенә веноклар салынды.

Бәйрәм чарасы күтәренке рухта үтте, хәрби-патриотик җырлар белән үрелеп барды. Казанда тәмле булып ботка пеште, чәйнекләрдә чәй кайнады, алар яныннан солдат боткасын авыз итеп карарга теләүчеләр өзелмәде.

Мата авылында Җиңү көне уңаеннан солдат боткасы пешерделәр
Мата авылында Җиңү көне уңаеннан солдат боткасы пешерделәр
Мата авылында Җиңү көне уңаеннан солдат боткасы пешерделәр
Мата авылында Җиңү көне уңаеннан солдат боткасы пешерделәр
Мата авылында Җиңү көне уңаеннан солдат боткасы пешерделәр
Мата авылында Җиңү көне уңаеннан солдат боткасы пешерделәр
Автор:
Читайте нас: