Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 февраль 2023, 10:29

Борайда нәтиҗәле эшләгән кооператив бар

Борайда  авыл хуҗалыгы кооперативы грант акчасына производствоны  җайга салган һәм продукцияне  төбәкләргә җибәрүне киңәйтә

Борайда нәтиҗәле эшләгән кооператив бар
Борайда нәтиҗәле эшләгән кооператив бар

Борай. 14 февраль - "Балтач таңнары". Борайда  авыл хуҗалыгы кооперативы грант акчасына производствоны  җайга салган һәм продукцияне  төбәкләргә җибәрүне киңәйтә.

 

Камо Зилфугарянның авыл хуҗалыгы кооперативына берләшү тәкъдиме Борай  районы фермерлары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары  хуплаган. Нәтиҗәдә , 2019 елда «Яңарыш» ит продукциясе җитештерү буенча авыл хуҗалыгы кооперативы барлыкка килде, аның составына 10 пайчы керде. Шул ук елны "Кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык" программасы чикләрендә кооператив җиһаз алу өчен 1,35 млн сум грант отты. Акчага пайчылар термоыслау һәм суыткыч камералар, моноблок,    рефрижер һәм башка кирәк-яраклар  сатып алган.

- 2019 елда без  табыш китерү  проектын гамәлгә ашыруга грант алу конкурсында катнаштык. Безнең проектның бәясе 1,5  ми ллион сум тәшкил итте, шуның 1,35  миллион сумы – грант акчасы, 150 мең сумы – пайчылар акчасы, – дип белдергән кооператив рәисе  Камо  Зилфугарян. - Бүгенге көндә барлык акчалар тулысынча үзләштерелгән, ит продукциясен эшкәртү цехына җиһазлар алганнар, файдалануга тапшырганнар. Шулай ук өстәмә мөгезле эре терлек сатып алдык, ферма төзедек. Әлбәттә, болар барысы да җитештерелә торган продукция күләмендә һәм сатуларда уңай чагылыш тапты.

Бүген «Яңарыш» авыл хуҗалыгы кооперативы – регионның инициативалы гражданнарының динамик үсештә торган берләшмәсе. Кооператив эшенең нәтиҗәсе күп тапкырлар «АгроКомплекс», «Наш бренд» һәм «Башкортстан продукты»республика күләмендәге эре күргәзмәләрдә медальләр һәм дипломнар белән билгеләнгән. Кооператив   табигый,   консервантларсыз   ит продукциясе  җитештерү белән шөгыльләнә. Ассортиментта-төрле ит  деликатеслары, ысланган ит. Продукция Борай, Балтач, Тәтешлн районнары, Нефтекама шәһәре  ваклап сату кибетләрендә сатыла.

- Хәзер без республиканың күрше районнарына һәм башка төбәкләргә җибәрүләрне киңәйтү өстендә актив эшлибез. Чимал белән бернинди проблема юк, чөнки үз продукциябезне кулланабыз,  ыслау  хезмәтләре популярлаша, – дип билгеләп үтте кооператив рәисе. - Штатта бүгенге көндә  сигез кеше эшли, киләчәктә хезмәткәрләр санын арттырырга, җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга планлаштырабыз. Алда безнең зур планнарыбыз – производство киңлекләрен арттыру, балык цехы булдыру.

Белешмә:

Башкортстанда республиканың 397 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлгән. Моның исәбендә  209 эшкәртү, 84 тәэминат-сату, 73 хезмәт күрсәтүче , 30 катнаш һәм бер бакчачылык (дача) кооперативы бар. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары продукциясе 970 сәүдә ноктасында   тәкъдим ителә.

 

 

Автор:
Читайте нас: