Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 февраль 2023, 09:46

Башкортстан колхозларының берсендә 16 сыер тереләй янып һәлак булган...

Ялкын телләре кешене дә, хайванны да, бина-корылмаларны да аямый...

 Гафури районының Яңгыскаен авылында Ленин исемендәге колхозда янгын теркәлгән. Терлекчелек комплексы корпусына ут капкан.

Сүндерүгә 13 кеше шәхси состав һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын телләре 1400 квадрат метрдан артык мәйданны чолгап алган.

50 баш мөгезле эре терлекне янган бинадан чыгара алганнар, 16 сыер һәлак булган. Үлгән һәм зыян күргән кешеләр юк. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Янгыннан сак булыгыз!

Башинформ

Фото: БР буенча ГТХМ идарәлеге матбугат хезмәте

Автор:
Читайте нас: