Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
1 февраль 2023, 09:45

Башкортстанда үзмәшгульләр саны арткан

2022 елда Башкортстан Республикасында үзмәшгульләр саны, 2021 ел белән чагыштырганда,  63 процентка арткан

Башкортстанда  үзмәшгульләр саны арткан
Башкортстанда үзмәшгульләр саны арткан

Уфа. 1 февраль - "Балтач таңнары". 2022 елда Башкортстан Республикасында үзмәшгульләр саны, 2021 ел белән чагыштырганда,  63 процентка арткан.

 

Башкортстан Республикасында профессиональ керемгә салым түләүчеләр саны 2022 ел ахырына 125 мең кешедән артып китте, бу 2021 ел белән чагыштырганда 63  процентка күбрәк.

- Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы популярлаша бара. Республикада һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында көненә уртача 150 кеше теркәлә. Салым режимы эшли башлаганнан бирле – 2020 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр төбәк бюджетын 473 миллион  сумга тулыландырды, – дип шәрехләгән Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Үзмәшгульләрнең күбесе пассажирлар һәм йөк ташу белән шөгыльләнә, чәчтарашлар һәм матурлык салоннары хезмәтләрен күрсәтә, төзелеш һәм реклама өлкәләрендә хезмәт куя, мәгълүмати хезмәтләр күрсәтә һәм үз производствосына ия.

Үзмәшгульләр сыйфатында, нигездә, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр теркәлә –  республика  территориясендә  андыйларның гомуми саны 56 проценттан артык, шулай ук 35 яшьтән 65 яшькә кадәрге затлар-41процент.

Үзмәшгульләр, эшмәкәрлек субъектлары кебек үк, «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бизнеска мөлкәт һәм финанс ярдәм күрсәтүнең гамәлдәге чараларыннан (микрозаймнар, гарантияле ярдәм, грантлар, субсидияләр), шулай ук компетенцияләрне арттыру, электрон имза рәсмиләштерү, сайтлар төзү, күргәзмә чараларында катнашу һәм башка хезмәтләрдән файдалана алалар.

Үз эшләрен үстерү мәсьәләләре буенча үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр Мминем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, ул бизнес өчен «бер тәрәзә» режимында 150гә якын дәүләт хезмәте күрсәтә.  +7 (347) 224-99-99 телефоны буенча белешмә алырга мөмкин. Дәүләт ярдәме чаралары турында тулырак  мәгълүматны Башкортстан Республикасы Инвестиция порталында белергә була (https://investrb.ru/ru).

 

Белешмә:

 

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү " милли проекты РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елда Май указы нигезендә расланган һәм аның үсешенең барлык этапларында бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Милли проект кысаларында Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү», «Үзмәшгульләргә ярдәм итү» һәм «Предакселерация» дигән өч региональ проект тормышка ашырыла. Агымдагы елда Башкортстан Республикасында Ккече һәм урта эшкуарлык һем хосусый эшкуарлык инициативасына ярдем иту " милли проектына керген чараларны тормышка ашыруга 694,5 миллионн сум акча каралган, шул исептен федераль бюджет акчалары – 680,6 миллионн.сум,  республика-13,9 миллион сум юнәлтергә планлаштыра.

Автор:
Читайте нас: