Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
30 гыйнвар 2023, 09:57

Сибайда тавык абзарлары ясый башлаганнар

Сибайдагы "Левша"  җәмгыяте  яңа төр производство үзләштергән. Шәхси йортлар  өчен тавык абзарлары ясыйлар  

Сибайда  тавык абзарлары ясый башлаганнар
Сибайда тавык абзарлары ясый башлаганнар

Сибай. 30 гыйнвар - "Балтач таңнары". Сибайдагы "Левша"  җәмгыяте  яңа төр производство үзләштергән. Шәхси йортлар  өчен тавык абзарлары ясыйлар

 

Күпчелек шәхси йорт һәм дача хуҗалары тавык үрчетү ләззәтеннән баш тартмыйлар. Тавык-универсаль кош,  аны ит  өчен дә, йомырка өчен дә асрыйлар.  Әгәр дә йорт яны территориясе мәйданы тар булмаса, ник анда кетәклек тә урнашт ырмаска.    Кагыйдәләр буенча җиһазландырылган һәм җылытылган  торак - тавыкларның уңайлы кышлаячагына гарантия.

Сибай шәһәрендә мебель җитештерү төп эшчәнлек төре булган "Левша"  җәмгыяте предприятиесе   яңа төр производство үзләштергән   - кош-корт  торагы ясый балшаганнар.

“Левша”да чыгарылган тавык  тораклары кышкы шартлар өчен.  Аның  идәннәре һәм стеналары  полистирол белән  җылытылган. Түбәсен җылыткыч сыйфатында карагай агачы пычкы ярмасы  кулланылган. Тавыклар өчен бүлмә тыштан һәм эчтән дымга  ОСБ плитә белән йөзләнгән.    10-15  тавык өчен  мәйдан сетка белән читләнгән.     Түбәе  цинкланган калайдан.  Тавыкларга йомарка салу урыны да булдырылган.

2022 елда “Левша "  җәмгыяте  социаль предприятие статусын алган. Катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән кешеләр өчен продукция түбән бәядән сатыла.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектына ярашлы,     «Левша»  җәмгыятенә “ Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү” муниципаль программасын гамәлгә ашыру  чикләрендә субсидия рәвешендә финанс ярдәме алу буенча консультацион ярдәм күрсәтелгән.

Автор:
Читайте нас: